Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Аю малае Әппәс һәм аның маҗаралары

Суда көймә йөздерергә теләп, боз өстенә кергән. Бер-ике атлауга, боз ярылып, Әппәс салкын суга чумган.

Әүвәл түгел, хәзерге заманда, безнең якын урманда яшәгән, ди, бер аю малае Әппәс. Ул бик ялкау һәм тыңлаусыз булган. Әти-әнисе аның өчен борчылып, алай эшләмә, болай эшлә дип өйрәтеп торганнар. Барлык урман җәнлекләре үзләренең белемнәрен арттыру, хезмәткә өйрәнү өчен мәктәпкә йөргән. Ул анда да бармаган. Кыш буе йоклап чыккан. Бу заманда кешеләрдән саклану һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнгәндә дә ул мәктәптә булмаган.

Менә гөрләвекләрен җырлатып, урманга яз килгән. Әппәс йокысыннан торып, урман буеннан агучы елгага йөгергән. Суда көймә йөздерергә теләп, боз өстенә кергән. Бер-ике атлауга, боз ярылып, Әппәс салкын суга чумган. Ярый әле, шул тирәдә әтисе булып, аны тартып чыгарган. Шулай итеп, аю язны урын өстендә, градусник кочаклап, дарулар ашап каршы алган. Әти-әнисенең сүзен тыңламавына бик нык үкенгән. Тәрәзәдән сыерчыклар сайраганын күзәтеп, савыгып чыккач, аларга оя ясап кую турында хыялланган.

Менә, ниһаять, әнисе ясап биргән җиләкле чәйләрне эчкәч, аю сәламәтләнеп урманга чыккан. Әтисеннән сорап та тормыйча, остаханәгә кереп сыерчык оясы ясарга тотынган. Әлбәттә инде, аның бу эше дә барып чыкмаган. Пычкыга кулын ертып, күзенә чүп кереп, башы-бите тузанга батып, хәлдән таеп, өйләренә кереп егылган. Шуның өстенә сораусыз эш коралларына кагылган өчен әтисеннән бик нык эләккән. Ичмасам, бакчаны китмәнлә, көзгә яшелчәләр үстерик дип, әнисе Әппәсне бакчага чыгарган. Әппәс кулына көрәк тотып, җиргә беренче батырганда ук кулына агач сапның чырасы кергән, авыртуга түзә алмый, көрәген төшереп җибәреп, аягын авырттырган. Әни аю бик арыган булса да, бар эшне үзе эшләргә мәҗбүр булган.

Әппәс үзенең булдыксызлыгына бик нык гарьләнгән, елаган. Башка җәнлекләрнең эшләре гөрләп бара икән. Кышка өйләрен дә яңартканнар, бакчаларында кышка азык үстергәннәр. Эшләр тәмамлангач, бәйрәм оештырганнар. Бу бәйрәмгә Әппәсне дә чакырганнар. Барлык һөнәрләргә, сәламәтлекләренә зыян китерми эшләргә мәктәптә өйрәнүләрен әйткәннәр. Әппәсне дә үзләре белән укырга мәктәпкә чакырганнар.

Аю малае шатланып риза булган. Ул, һәр дәресне игътибар белән тыңлап, кыш буе куркынычсыз эш алымнарына өйрәнгән. Ул да хәзер оста итеп оялар да ясый белә. Тизрәк яз гына җитсен! Аның инде канатлы дусларына бүләге әзер. Быел бакчада әнисен дә ял иттерәчәк әле ул!

Чулпан Нургалиева, Саба районы Югары Симет урта мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев