Абага чәчәге турында әкият
Абаганың бик тә чәчәк атасы килә. Әмма аңа хыялын тормышка ашырырга мөмкин булырмы?
Бу хәл күптән була. Чәчәк әле орлык булганда ук башкалардан аерылып тора. Әгәр башка орлыклар коңгырт, яшел, сары, кызгылт төстә булса, безнең орлык гади соры иде. Орлык, иптәшләреннән аермалы буларак, ташлы өслеккә эләгә һәм озак үсә алмый, әмма яхшы җил аны очраклы рәвештә күреп алып, елга буендагы куе яшел аланга күчерә. Ул башта нәрсә булганын һәм ник үсә башлавын аңламый. Ләкин яңгыр аны уята. Ул җансыз ташларда түгел, ә матур аланда булуын күреп, тамыр җибәрә.
Тирәсендә биек һәм көчле чәчәкләр күп булганлыктан, аңа Кояш нуры җитми, әмма безнең герой бирешми һәм сабыр гына үсә бирә, яктылыктан ләззәтләнү өчен җылы кояшка таба үрелә. Менә шулай берничә атна үтә. Инде орлык түгел, ә үсенте гел өскә сузылганга, аның сабагы бик нечкә була. Җил аны сындырыр кебек тоела, ләкин сабак бик көчле була, бирешми.
Бераздан үсенте ничек иң матуры булырга дип уйлый башлый. Ул матур яфраклар алырга кирәк дигән карарга килә, ләкин гади түгел: сабактан кечкенә яфраклар үсә башлаган ботакларны җибәрә башлый. Яфраклар барысы да кечкенә була, шуңа күрә кояш киптермәсен өчен, аңа агач күләгәсендә генә торырга туры килә. Берникадәр вакыттан соң үсенте үзенең чәчәк түгел куак булуын аңлый. Ул моңа озак кына кайгырә. Бервакыт көчле җил чыга һәм күп чәчәкләрне сындыра. Ул безнең үсентене дә сындырырга тели, әмма ул озын да түгел, яфраклары белән дә җиргә таралган, шуңа күрә җил куакның берничә яфрагын гына коя ала.
Бервакыт безнең герой матур, кызыл канатлы Күбәләкне күрә. Ул кайчандыр чәчәк булырга теләгәнен искә төшерә. Абага бөтен йөрәге белән бер генә тапкыр булса да чәчәк атарга тели, берничә сәгатькә генә булса да. Ул үзенең хыялы турында кичкә кадәр уйлый, Кояштан аңа булышуын сорый, ләкин кояш төрле төсләргә соклана һәм безнең абаганы ишетми дә. Караңгы төшкәч тә, ул йокламый һәм күктә беренче тапкыр йолдызлар һәм айны күрә. Алар Кояшка караганда да матуррак тоелалар һәм абага Ай белән дуслашырга тели. Ай үзенең көтелмәгән дустына бик шатлана. Алар төн буе сөйләшеп чыгалар, абага яңа дустына үзенең хыялы турында сөйли. Тегесе аңа булыша алачагын әйтә, ләкин аның Кояш кебек көче юк шул, шуңа күрә абагага бер төн генә чәчәк ата алачагын әйтә. Ай дустына яхшы итеп уйларга куша, чөнки ул төнлә генә чәчәк ата алачак һәм чәчәкләр аны күрмәячәк, ләкин абагага барыбер була.
Таң ата һәм айны кояш алыштыра. Беренче чәчәкләр уяна башлый. Безнең абага, йокысыз төнгә карамастан, бөтенләй йокларга теләми һәм киләсе вакыйга турында сөйли башлый. Тиздән бөтен Алан, бөтен урман төнлә нәрсә булачагын белә. Күпләр төнне түземсезлек белән көтәләр һәм абаганың чәчәк атуын күрү өчен кояшның соңгы нурлары белән йокларга ятмыйлар. Һәм менә күктә беренче йолдызчыклар кабына һәм ай офык артыннан матур итеп йөзеп чыга. Аның нуры абагага кагылгач, бөре барлыкка килә. Ул үсеп ачыла һәм барысы да искиткеч матур чәчәк күрәләр. Ул шулкадәр матур була ки, розалар һәм хризантемалар оялудан яшеренә, кыңгыраулар
аның матурлыгы турында җырлый башлый һәм аларның җыры җил белән бөтен дөнья буйлап тарала.
Ләкин менә таң якынлаша башлый, чәчәк таҗлары коелып төшә. Абага үзенең башка бер вакытта да чәчәк ата алмаячагына кайгырә, бер төн булса да чәчәк атуына сөенә. Ул айга рәхмәт сүзләре пышылдый, чөнки ул аның хыялын тормышка ашырды бит.
Такталачык гомуми белем бирү мәктәбе Фаррахов Айназ Рәмис улы, 4 класс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев