Көмеш кыңгырау

Тәрбия сәгате: ашар алдыннан дога кылу

Госман   шимбә   көнен   түземсезлек   белән   көтеп алды.   Майның   соңгы   шимбәсендә   мәктәптә   укулар   тәмамлана.   Бу   уңайдан,   табигатьтә   ял   итү өчен,   укучылар   һәм   аларның  ата-аналары   мәктәп   автобусына   төялешеп,   шәһәр   читенә   чыгарга   сүз   куештылар.  

Госманның  букчасы   чәршәмбедән  үк әзер  иде: ул почмакта  көтеп  яткан сумкага баскетбол тубы,  палатка,   бадминтон,   кармак   һәм,   һәрвакыт   үзе   белән йөртә   торган   «Иң   кирәкле   догалар»   китабын   салып куйган.
Ниһаять, көтеп алган көн дә килеп җитте. Йокыдан уянып, күзләрен ачуга, Госман, уянырга теләми яткан сеңлесен төрткәли башлады.
-  Бәйләнмә! - диде кызчык йокы аралаш, кулларын селтәп.
-  Әни-и! Җәмилә уянырга теләми. Хәзер тагын теге вакыттагы   кебек   соңга   калабыз,   -   дип,   Госман   аш бүлмәсендәге   әнисе   янына   йөгерде.   Малайның   кәефе кырылган, саксыз сүз әйтсәң, елап җибәрер төсле иде. - Хәзер уятабыз без аны, - диде әнисе елмаеп, һәм кызына  ишетелерлек  тавыш  белән:   «Госман,   боткаңны ашап бетер дә,  сиңа туңдырма бирермен!» - дип,  малайга күз кысты.
Йокыдан уяна алмыйча яткан Җәмиләгә шул җитә калды: яраткан ризыгы турында ишеткән кызчык шунда ук аш  бүлмәсенә  йөгереп   чыкты.  Ләкин  өстәл  янына килгәч, анда туңдырма юклыгын  күрде.   Шаяртканнарын аңлап, борынын салындырып, ул юынырга чыгып китте. - Утыр,  Җәмилә! - дип,  авыз кырые белән елмайды Госман, юынып,  аш  бүлмәсенә     кергән  сеңлесенә. Һәм аңа ботка салынган тәлинкәне сузды. Җәмилә исә
сүзсез генә өстәл артына утырды да, ботканы кашыгы белән әвәли  башлады.
_ Син тагын «Бисмилләһ» дип әйтергә оныттың, ахры, - диде кинәт Госман. Ул сеңлесенең дога кылуын  һәрвакыт күзәтеп тора иде.
Җәмиләнең кәефе бөтенләй кырылды: ашар алдыннан Аллаһ исемен әйтергә онытудан да начаррак нәрсә бармы икән?! Шуңа күрә ул борын астыннан гына: «Бисмилләһ», - диде дә, тиз-тиз генә боткасын ашарга кереште. Ашап бетергәч, Җәмилә абыйсының җитди йөзенә күз ташлады да:
-  Мине ашаткан, миңа сый-нигъмәтләрен бүләк иткән Аллаһка мактау булсын,  мин үзем исә көч-кодрәткә ия түгел, - дип, тизрәк өстәл яныннан китү ягын карады.
-  Кызым, тукта әле, - дип аны әтисе туктатты һәм: «Йә,  елмай   инде!»  - дип,   кызының битеннән  җиңелчә чеметеп алды. Җәмиләнең йөзләре алсуланып китте.
-    Госман    белән    әлеге    доганы    ничек    тырышып өйрәнгәнеңне Аллаһ күреп тора бит. Карыйк әле, бәлки, Ул сиңа туңдырма биргәндер, - дип, Җәмиләнең әнисе, елмаеп, суыткыч янына килеп басты.
Суыткычта, чыннан да, туңдырма барлыгын күргәч, Җәмиләнең куанычы эченә сыймады. Туңдырманың да теләсә ниндие түгел, ә кызчыкның иң яратканы - җир җиләге кушылганы иде!
-  Ашарга утырганда бүтән беркайчан да «Бисмилләһ» сүзен әйтергә онытмаячакмын! - дип сүз бирде ул һәм, абыйсына күз ташлап, әйтеп куйды: «Иншә Аллаһ!»


"Балаларга иң кирәкле догалар" китабыннан, авторы Макарова Дина, 2013 ел.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: