Көмеш кыңгырау

Ә син фән дисең...

Бу гыйбрәтле риваять төрле уйларга этәрер. Укы, дустым, нәтиҗәләр яса.

 

(Риваять)

Конья шәһәрендә күп еллар элек бер хастаханә бар иде. Монда бер егет табиб булып эшли иде. Беркөнне аның әнисе дә, авырып китеп, шушы хастаханәгә эләкте. Әлеге табиб егет әнисе өлкән яшьтәге, тәҗрибәле табибка күрсәтте. Ул авыруны карагач, тикшергәч, яшь табиб аннан:

  • Әфәндем, ни әйтерсез, әниемнең чире үтә торганмы? Ул тереләчәкме? – дип сорады.

Тәҗрибәле табиб аңа:

  • Белмим, Аллаһ белә, – дип җавап бирде.

– Әфәндем, ташла әле син Аллаһ белгәнне! Фән нәрсә әйтә? Син миңа шуны әйт! – диде егет.

  • Табиб та табиб дисең, әфәндем, дисең... Тыңла әле мине! Мин бу хастаханәдә эшләгән чорда бу авыру белән йөз туксан кеше авырды. Аларның йөз сиксән тугызы савыкты. Берсе үлде. Ул әле егерменче генә яшенә аяк баскан егет – минем йөрәк парәм, бердәнбер улым иде.  Коткара алсам, бердәнбер улымны коткарып калган булыр идем мин. Ә син фән, дисең...

Табибның күзләренә яшь тулды...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: