Көмеш кыңгырау

Бу турыда Сөннәт яки Коръәндә ачык күрсәтмә бармы?

Коръәндә "Балалар арасында ике ел аерма булырга тиеш" дигән ачык күрсәтмә бармы? Яки бу күркәм (мөстәхәб) гамәлме? 

Җавап. Коръәндә ананың баласын ике ел үз сөте белән имезүе турында искә алына, шулай булгач, мондый ара булу яхшы санала. Моннан тыш, бала табу һәм бала имезүдән соң ана организмына тернәкләнергә кирәк. 
Балалар санын тиз арттырырга ашыкмагыз - аларның саны гына түгел, сыйфаты да мөһим. Инде булган балаларыгызга тиешле игътибар бирегез (шул исәптән, балалар психологиясе турында китаплар укып та), балалар зур кешеләр кебек түгел бит, аларның нәрсәләрен булса да сындыру яки бозу өчен күп нәрсә кирәкми. Алар бик тиз үсә, күз ачып йомарга да өлгерми каласың. Балалар зуррак булган саен, аларга күбрәк нәрсә бирергә (салырга): яратырга, тыңларга, фикерен ихтирам итәргә, дәресләргә (спортка, акылга, рухи якка караганнарына) йөртергә, тормыштагы төрле хәлләрне аңлатырга һ.б. кирәк. Шуңа күрә, вакыйгаларны ашыктырмагыз, гаиләдәге үзара аңлашуны үстереп, үз-үзегез һәм якыннарыгыз арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салып,тәнәфесләр ясагыз.
Бу темага караган аятьләр:
(1)  "Аналар балаларын тулы ике ел имезәләр. [Бу -] баласын күкрәк сөте белән камил рәвештә тукландырырга теләүчеләр өчен. ...Әгәр алар [баланың анасы һәм атасы], киңәшләшеп, [ике яшь тулганчы] икесе дә аны күкрәктән аерырга теләсәләр, [аларның карарында бала сәламәтлеге өчен ачыктан-ачык зарар булмаса], бу аларга гөнаһ саналмый (кара: Коръән-Кәрим, 2:233).
(2) "Без кешегә ата-анасына яхшылык кылырга [аларга хөрмәт һәм намус белән карарга, аларга карата бернинди дә начар гамәл кылмаска] боердык (аңа бурыч итеп билгеләдек). Анасы аны  [карынында]  авырлык белән күтәрә һәм авырлык белән тудыра (боларны ул үз ирегеннән тыш башкара дип әйтерлек, чөнки үзен җитди авырлыклар һәм куркынычларга дучар  итә)  [шуның өчен, табигый дип кабул ителә торган ана игътибары һәм кайгыртуы, ир һәм балалар тарафыннан аерым бер ихтирам, хөрмәт һәм рәхмәт хисе таләп итә]. Аны [карында] йөртүдән башлап [күкрәктән] аерганга кадәрге вакыт — утыз ай [күкрәк сөте имезүнең иң озак вакыты — ике ел].
Ә ул [бала, ата-анасының кызы яки улы] өлгерү яшенә [утыз яки утыз өч яшькә] җиткәч һәм кырыкка кадәр яшәгәч [акыллырак һәм үзенә һәм үз тормышына тагы да җитдирәк карый башлагач,] болай дип әйтә: "Раббым, үземә һәм ата-анама бүләк ителгән нигъмәтләргә рәхмәтле булуны күңелемә сал (ризалыгыңны бир, ярдәм ит, мине моңа этәр); Син канәгать булырдай яхшы гамәл кылуны күңелемә сал, минем нәселем туры юлдан баручылардан ( төзәлүчеләрдән, яхшы якка үзгәрүчеләрдән; Синең ризалыгың белән тәкъва һәм күркәм холыклы) булса иде! Мин Сиңа сыенам (әйләнеп кайтам, тәүбә итәм) [мин гади кеше бит, шуңа күрә вакыт-вакыт Синең турында һәм Синең каршыңдагы, минем өчен якын кешеләр, җәмгыять каршындагы үземнең бурычларымны оныта идем] һәм мин, хакыйкатьтә, Сиңа итәгатьле булучылардан (мөселманнардан)". 
Мондый кешеләрдән Без [дип әйтә галәмнәр Раббы-сы] алар кылган [бар яхшы эшләрне һәм] иң яхшыларын кабул итәчәкбез [күп тапкыр күбрәк нәрсә белән әҗерен биреп, аларның иң күркәм гамәлләренә басым ясаячакбыз], аларның кечкенә хаталарын күрмәячәкбез (тәүбәдән соң аларга игътибар итмәячәкбез, гафу итәчәкбез). Алар — Җәннәт әһелләреннән. Бу — аларга [Аллаһының пәйгамбәрләре һәм рәсүлләре аша, Изге Язулар ярдәмендә] вәгъдә ителгән нәрсәләрнең хакыйкате»

Шамил Аляутдиновның «Балалар һәм ислам» китабыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: