Көмеш кыңгырау

Көнчелек арысланнан да яманрак

Көнчелек яхшы укуга, тырыш булуга сәбәп кенә түгел, кешенең сәламәтлеген какшатучы чир дә. Андый кешенең күңеле  тыныч булмый. Кеше моны үзе  сизмәскә дә мөмкин

«Балада азрак көнчелек  булса, укытырга рәхәт аны. Дөресрәге, укытам дип  артык тырышасы юк. Үзе укый ул. Калышмыйм дип кенә түгел, узыйм әле, дип тә.  Көнчел булудан гаеп эзләргә кирәкми, бала  тырышсын өчен менә дигән этәргеч ул»,- диде бер әни кеше үз фикерләре белән уртаклашып.

Бер караганда, ярышып укуга бер этәргеч сыман, тик  менә динебез көнләшүдән  тыя. Чөнки аның  файдасыннан зыяны күбрәк. Шуңа күрә балагызда бу хисне  сизәсез икән, аның файдасына сөенүгә  караганда, зыянын аңлату  хәерлерәк. Чөнки  көнчелек яхшы укуга, тырыш булуга сәбәп кенә түгел, кешенең сәламәтлеген какшатучы чир дә. Андый кешенең күңеле  тыныч булмый. Кеше моны үзе  сизмәскә дә мөмкин. Бигрәк тә аңа балачактан көнчелекнең  чир булуын, аннан  котылырга кирәклеген аңлатмаган булсалар.

Үзенә генә түгел, башкаларга да зарары җитәрлек: үзара дошманлык, нәфрәт тудыра. Ярдәмчеллекне, яхшылык эшләргә омтылуны юкка чыгара. Хәтта бала әйләнә-тирәдәгеләргә  изгелек эшләүдән тәм, рәхәтлек табып булуын белми дә үсәргә мөмкин. Ул һаман нәрсәгәдер омтыла, кемнәндер яхшырак укырга тели, бу максатына ирешә алмаса - көенә. Әле  аңа «бирешмә» дип көч биреп торалар. Бала хәтта дустының  уңышларына ихлас күңелдән сөенергә кирәклеген дә белмәскә мөмкин. Бу хис  аңа, гомумән, таныш түгел, чөнки аның  күңеленә тырышып  укырга, алга омтылырга, җиңәргә дигән төшенчәләрне генә салганнар.

Динебез ике нәрсәдә көнләшүне рөхсәт итә. Әгәр  берәү  белемле һәм бай булса,  аның кебек булырга омтылырга  яки кызыгып карарга ярый. Әйе, баладагы  көнләшү  дә гадәти бер кызыгу кебек кенә булып күренергә мөмкин,  әмма  аның тора-бара, хәдистә әйтелгәнчә, күңелне яндыручы «утын»га  әйләнүе бар. Пәйгәмбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә, әгәр кеше кулы һәм теле белән көнләшүен күрсәтмәсә, эчендә  саклап  тотса, башкаларга зарары тимәс, ди. Мәсәлән, берәр кешедән көнләшсәң, шушы хисеңне җиңәр өчен, киресенчә, аны  макта. Күңелеңдәге көнчелек телеңә мактау сүзе булып чыксын.

Балаларны  укуда, бәйгедә генә  түгел, яхшылык эшләүдә ярышырга өйрәтергә кирәк. Иң камил мөселманнар – изгелек кылуда узышучылар.

Бер хәдистә  әйтелгәнчә, әгәр мөселман садаканы үзе алган кебек шатланып бирсә генә чын мөэмин  булыр. Бу – иманның да, күңелнең дә югары ноктасы.Балагызның менә шушындый күңел чисталыгына ирешүен теләсәгез, көнчелеген кызыгу кебек гади сыйфат булудан ары җибәрмәскә тырышыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: