Көмеш кыңгырау

Гарәфә көне

Аллаһы Тәгалә илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ  әйтте: «Шундый аерым көннәр бар ки, әлеге көннәрдә кылынган саваплы гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне гадәти көннәрдәгегә караганда берничә тапкырга артыграк бирә.

Бу көннәр – Зөлхиҗҗә аеның (беренче) ун көне». Бу хәдисләр имам Әхмәд , Әт-Тирмизи, Әбу Давыт җыентыкларында китерелә. Ибн Габбастан Ибн Мәдҗәһ  риваят кыла. Бу көннәрнең шулай аерып әйтелүенең үз сәбәбе дә бар кебек, чөнки нәкъ менә шушы көннәрдә Исламның баганасы булган төп гамәлләр кылына: нәфел намазлары укыла, ураза тотыла, Хаҗ үтәлә һәм сәдака тапшырыла.

Бу изге көннәрдә бөтен дөньядагы мөселман өммәте күбрәк саваплы гамәлләр эшләп калырга, тәкъварак булырга тырыша. Хәтта үзен мөселман дип санап та, исламнан ерак торган кардәшләребезнең дә күңелләре нечкәреп, калебләре чистарып киткән кебек тоела башлый. Алар да мәчеткә сәдака салып булса да китәргә тырышалар: «Әти-әнием өчен, туганым өчен дога кылыгыз әле», – дип мөрәҗәгать итәләр. Иншаллаһ, аларның күңеленә дә Аллаһы Тәгалә иман нуры иңдерер, туры юлга күндерер, дип өметләник.

Пәйгамбәребезнең ﷺ  күп кенә хәдисләрендә Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне һәм әлеге көннәрнең мөселманнар өчен әһәмияте, могҗизасы турында искә алына. Хәдисләрнең берсендә хәзрәтләребез Ибн Гомәр белән Әбу Хөрәйрә( Аллаһ анардан разый булсын) Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә базарга чыккан җирдә дә тәкъбир әйтеп йөри торган булганнар, дип хәбәр ителә. Базардагы бар халык аларга кушылып: «Аллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр», – дип күтәреп ала торган булган.

Зөлхиҗҗәнең сигезенче көне – «Уй (Тәрвияһ) көне» дип атала. Аның шулай аталуының үз тарихы бар. Бу көнне Ибраһим (г.с.) улы Исмәгыйльне a корбан иткәне хакында төш күреп, «Бу нинди төш икән?» – дип уйлаган көн бу. Бераз алгарак китеп, шунысын да әйтеп узыйк: Ибраһим aулы урынына корбанга тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән: «Ләә иләһә илләллаһү үә Аллаһү әкбәр», – дип әйтә. Һәм Исмәгыйль (г.с.), Аллаһы Тәгаләнең үзен исән калдырганын белгәч: «Аллаһү әкбәр! Үә лилләәһи хәмде», – ди. Моннан шул өч зат: Җәбраил , Ибраһим a, Исмәгыйльнең a сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкъбир булып тора.

Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнлегендә иң хәерлесе, иң яхшысы, әлбәттә инде – Гарәфә көне. Ул Зөлхиҗҗә аеның 9-нчы көненә туры килә. Ул чын мәгънәсендә ел дәвамында иң яхшы көннәрнең берсе булып тора. Үзенең «Сахих» хәдисләр җыентыгында Ибн Хиббан Җәбирнең d мондый хәдисен китергән. «Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Җәбиргә әйткән: «Иң яхшы көн – ул Гарәфә көне», – дигән».

Гарәфә көнен тагын икенче төрле «тану көне» дип тә йөртәләр. Бу Ибраһимның (г.с.) нәзере хәтеренә килеп, төшен аңлаган көнедер.

Имам Мөслимнең «Сахих» хәдисләр җыентыгында мондый тарих китерелә: «Пәйгамбәребез ﷺ Гаишә (р.г.) анабызга Гарәфә көненең фазыйләтләре хакында болай диде: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак».

Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазына кадәр, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, бер мәртәбә тәкъбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкъбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм канны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкъбир әйтүдәдер.

Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә: «Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (Мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ  икенче бер хәдисендә: «Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылынган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк», – дигән.

Шуның өчен мөселман кардәшләребез Зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт – ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер исә беренче сигез көнен дә һәм Гарәфә көнен дә ураза тотып үткәрә. Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала дигәндә, бу көнне Хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Өч миллионнан артык кара, ак, сары, кызыл тәнле бөтендөнья мөселман халкы һәрберсе үз телендә, елый-елый, Раббыларына мөрәҗәгать итәләр, дога кылалар. Бу күренеш мөселман өммәтенең бер тән, бер җан, бер сулыш булып яшәвен күрсәтә. Гарәфә тавында ба сып торган хаҗилар – мөселман өммәтенең бердәмлеге символы кебек. Төрле җирләрдән җыелган булуына, төрле телдә сөйләшүенә, баймы фәкыйрьме булуына да карамастан, алар барысы да Аллаһы Тәгалә юлындагы кардәшләр. Менә кайда ул бердәмлек! Менә кайда ул кардәшлек!

Алар бер тавыштан түбәндәге доганы кабатлыйлар:

Аның мәгънәсе: «Йә Аллаһ, менә мин Синең каршыңда! Менә мин синең каршыңда! Менә мин Синең каршыңда! Сиңа иптәш булырлык бернинди дә зат юк! Барча мактау Сиңа гына, барлык нигъмәт һәм хөкем Синең кулыңда гына! Сиңа иптәш булырлык бернинди дә зат юк!» Әлеге сүзләрне бертавыштан кабатлаган кардәшләребезне күрү бик сөенечле вакыйга. Гарәфә тавында тору – аерым бер могҗизаи халәт ул.

Биредә хаҗиларның йөрәкләре шатлык белән тула, күзләре ирексездән ихлас яшьләнә. Нәкъ менә биредә барлык хаҗиларның күңеленә Мәккә җирләренә карата чиксез мәхәббәт хисе кереп оялый. «Гарәфәдән соң Хаҗ урыннарын калдырып китәсе дә килми башлый, ә киткәннән соң бу урыннарга кабат кайтасы килә», – ди Хаҗда булып кайтучыларның барысы да.

Күп кешеләр ошбу мизгелләрдән соң үз илләренә гыйбрәтләнеп, тәэсирләнеп кайталар һәм кылган догаларының үтәлә башлауларын күреп хәйран калалар. Шуңа күрә, Гарәфә көнен Хаҗның иң әһәмиятле ноктасы, дип тә әйтергә була. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ : «Хаҗ ул – Гарәфә», – дип искәрткән бер хәдисендә.

Ә Хаҗда булмаган барлык мөселманнар ошбу бөек көнне, югарыда искәрткән хәдискә таянып, уразада үткәрәләр. Һәм, Иншаллаһ, Аллаһның рәхмәте белән ике еллык гөнаһларын бетерергә тырышалар. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһның рәхмәте киң, ә безнең гөнаһларыбыз юк түгел. Ошбу изгелек кылу, гөнаһлардан пакьләнү форсатларын кулдан ычкындырмасак иде.

Иң изге ике бәйрәмебезнең берсе – Корбан гаетен чистарынган, гөнаһлардан арынган килеш, ихласлыкта, иманда каршы алырга насыйп булсын иде. Корбан сүзе нәрсәне аңлата соң? Корбан гарәпчәдән «якынаю», «якын булу» дип тәрҗемә ителә. Без бу мөбарәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелек-ле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз.

Аллаһның рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Гарәпчә бу бәйрәм «Гыйд әл-Әдха» дип атала. «Әдха» сүзе корбан чалу дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, корбан чалу йоласы безгә Ибраһим (г.с.) белән Исмәгыйльдән (р.г.) калган. Зөлхиҗҗәнең 8-нче көнендә төш күреп, уйга калган, 9-нчы көнендә үзенең бердәнбер улы Исмәгыйльне корбан итәргә тиешлеген таныган Ибраһим  Зөлхиҗҗәнең 10-нчы көнендә Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгын раслар өчен Раббысының бу әмерен үтәргә карар кыла. Тик соңгы мизгелдә Аллаһ корбан итеп чалырга бәрән бирә. Менә шул вакытлардан бирле корбан чалу йоласы яшәп килә. Бу көнне мөмкинлеге булган һәркем корбан чалырга тиеш. Бу Аллаһы Тәгаләгә якынаюыбызны аңлата.

Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз Коръәндә Үзе әйтә:

«Аларның (корбанга чалынган хайваннарның) ите дә, каны да Аллаһка түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә». («Хаҗ», 22:37)

Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше, корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыла.

Коръәни-Кәримдә әйтелгән:

«Әй иман китергән кешеләр, гөнаһ эшләп, Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз. Аңа якынлашырга юллар эзләгез, Аның юлында Җиһад кылыгыз (тырышыгыз): бәхеткә ирешерсез». («Мәидә /Табын/», 5:35)

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Әгәр без Аллаһы Тәгаләнең газабыннан котылырга һәм Аның рәхмәтенә ирешергә, бәхетле булырга телибез икән, алдагы аяттә әйтелгәнчә, Ислам юлында тырышырга, ягъни Корбан бәйрәме көннәрендә генә түгел, ә һәр көнне гөнаһлардан сакланып, Аллаһка шөкрана кылып, күбрәк игелекле гамәлләр эшләп яшәргә тиешбез.

Әле Корбан гаетенә кадәр берничә көн бар. Корбан чалырга ниятләгән кардәшләребез әлеге изге ниятләрен исән-имин генә башкарып чыксыннар, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм бәрәкәтенә ирешсеннәр иде. Ә әлегә кадәр корбан чалу турында уйланмаганнарыгыз, һичшиксез, бу хакта уйланыгыз. Сезнең әле берничә көнегез бар. Ният итсәгез, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм рәхмәте киң, һичшиксез, акчасы да, җае да табылыр. Әй, Аллаһы Тәгалә! Зөлхиҗҗә аның бу изге көннәрен тәкъвалыкта, иман белән үткәрергә насыйп итсәң иде барыбызга да! Хаҗда булучыларның Хаҗ сәфәрләрен кабул кылсаң иде. Ә Хаҗ сәфәренә барырга хыялланучыларның теләкләрен чынга ашырырга һәм киләсе Гарәфә көннәрен хаҗилар сафында үткәрергә насыйп итсәң иде.

Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: