Көмеш кыңгырау

Балаларга карата таләпчән булырга кирәкме?

Таләпчәнлеккә караганда, сабырлык, эзлеклелек, хисләрне чамада тоту, ә иң мөһиме — аңлау кирәгрәк.

Таләпчән дә (кырыс та) булмагыз, артык йомшаклык та күрсәтмәгез, балалар яратып тыңласын, итәгать итсен өчен кирәк булган урталыкны табыгыз.
Ун яшькә җитәрәк, ата-анага баланың физик, рухи һәм акыл үсеше буенча максат һәм бурычларны ачыграк итеп билгеләргә, аларның тормышка ашырылуын тикшерергә кирәк.
Шуны да искәртеп үтәсем килә, бала өчен үзен ата-ананың икесе дә тәрбияләве мөһим.

Бу фәнни мәгълүматлар белән дә раслана.

Күптән түгел генә Британия галимнәре бала тәрбияләүдә ата да катнашкан балаларның акыллырак һәм уңышлырак булып үсүләрен раслаганнар...

2004 нче елда 46 яшькә җиткән 5600 кешедән сорау алганнар. Әлеге сорау алу нәтиҗәләре барлык тикшеренү чорында (50 ел дәвамында) алынган мәгълүматларны раслаган. Еш кына бергә каядыр чыгып йөреп һәм бергә китаплар укып, бала тәрбияләүдә актив катнашкан аталарның балалары, тәрбия эше ана җилкәсенә йөкләнгән балаларга караганда уңышлырак булып үскәннәр.

Аталар, гадәттә, кызларына караганда уллары белән күбрәк кайнашырга яратсалар да, алар тәрбиясе малайлар өчен дә, кызлар өчен дә нәтиҗәле булган.

Шамил Аляутдиновның «Балалар һәм ислам» китабыннан.

Теги: тәрбия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: