Көмеш кыңгырау

Бала туганнан соң үтәлергә тиешле төп шартлар

***

1. Котлаулар һәм шатлыклы хәбәрне тарату.
Мөселманга бар туганнарына һәм якыннарына бала туу турында хәбәр итү яхшы эш санала. Бу кешеләр арасындагы дуслык һәм кардәшлек элемтәләрен ныгыта, шатлыкта берләшүгә ярдәм итә, һәр кешенең шатлыклы вакыйгага бәйләнешле булуын ассызыклап күрсәтә.
2. Азан һәм икамәт әйтү.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) сөннәте буенча, бала тугач ук (яки күпмедер вакыттан соң), аның уң колагына азан, ә сул колагына икамәт әйтергә кирәк.

3. Сабыйны ана күкрәген кабуга әзерләү.
Шәригать күрсәтмәләре буенча, яңа туган баланың авызына яхшы итеп чәйнәлгән хөрмә каптырырга тәкъдим ителә.
Бу болай эшләнә: хөрмә яхшы итеп (мәсәлән, сабыйның әнисе тарафыннан) чәйнәлә, шуннан соң аның кечкенә генә өлеше бармак белән алынып, баланың авызына салына. Аннары бармакны җиңел генә уңга һәм сулга хәрәкәтләндереп, чәйнәлгән масса авыз куышлыгының бөтен җиренә дә тиярлек итеп, массаж ясала. Хөрмә булмаганда теләсә нинди баллы азык кулланырга мөмкин.
Әлеге тәкъдимнең мәгънәсе моннан гыйбарәт: бу гамәл авыз куышлыгы мускулларын ныгыта, баланы ана күкрәген кабуга әзерли һәм сөтне яхшы итеп имүгә ярдәм итә.

4. Сабыйның чәчен кыру.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) сөннәте буенча, бала туып, җиде көн үткәч, аның чәчен алу һәм шул кырылган чәч авырлыгында алтын яки көмеш белән садака бирү күркәм (мөстәхәб) гамәл санала.

5. Исем кушу.
Яңа туган балага исем сайлауга Исламда зур әһәмият бирелә.
Сәмүр тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең түбәндәге сүзләре риваять кылына: "һәр бала [туу] хайван корбан чалуга сәбәп була [һәр бала корбанлык хайваннының тоткыны була]. Хайван [бала туганнан соң] җиденче көнне корбан чалына. Бу көнне балага исем кушыла һәм чәче кырыла". Хәдистән аңлашылганча, исем балага туганнан соң җиденче көнне бирелә ала.
Әмма исем бала туган көнне үк кушыла алуын күрсәтүче башка дөрес хәдисләр дә бар. Әнәс: "Аллаһының илчесе болай диде: "Төнлә минем улым туды, мин аңа бабамның исеме булган Ибраһим дигән исем бирдем", - дип әйткән.

Алда китерелгән хәдисләрдән күренгәнчә, исем бирүнең билгеле бер вакыты юк: ул бала туган көнне дә, җиденче көнне дә, шулай ук, теләсә кайсы башка көнне дә бирелә ала.
Ата-аналар тарафыннан аеруча игътибар таләп иткән мәсьәләләрнең берсе — яңа туган балага дөрес исем сайлау.

Шуны истә тотарга кирәк: бала өчен җаваплы кеше сабыйга аның дәрәҗәсен төшерә торган, мәсхәрәләүгә сәбәп була торган исем куймауны кайгыртырга тиеш. 

6. Бала туу хөрмәтенә корбан чалу.
Матди мөмкинлек булса, яңа туган бала өчен Аллаһыга рәхмәт йөзеннән сарык корбан чалу яхшы санала. Хәдистә искә алынганча, корбанны бала туганнан соң җиденче көнне чалу яхшырак. Әгәр дә мондый мөмкинлек булмаса, теләсә кайсы көнне чалу ярый.

7. Сөннәткә утырту.
Күпчелек Ислам галимнәре фикеренчә, ир баланы сөннәткә утырту3 йоласы бәлигъка ирешкәнче башкарылырга тиеш. Әмма әлеге сөннәт гамәлнең бала тууның беренче көннәрендә үк башкарылуы тагын да яхшы санала.Ислам фикъһы галимнәре арасында әлеге мәсьәлә буенча кайбер фикер каршылыгы бар. Әл-Хәсән әл-Басри, имам Әбү Хәнифә, шулай ук хәнбәли мәзһәбенең кайбер галимнәре сөннәткә утырту йоласын сөннәт-тәкъдим гамәл дип карыйлар. Ә әш-Шәфигый, Мәлик һәм Әхмәд, шулай ук, әл-Әүзәгый һәм башкалар сөннәткә утыртуны вәҗеп, ягъни асылда фарызга якын булган гамәлгә керә дип саныйлар.

Шамил Аляутдиновның «Балалар һәм ислам» китабыннан.



 



 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: