Көмеш кыңгырау

Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата

Җәмиләнең   яраткан бер хәдисе   бар. Ул   еш кына:  «Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата», - дип кабатлый.

Җәмилә әти-әнисе бүләк иткән бизәнгечләрен карарга, өйләрен матурларга  ярата. Ләкин Җәмилә бер нәрсәне өнәп бетерми - чыршы бизәгәннәрен.

- Мөселманнар «яңа ел»ны бәйрәм итми, - дип аңлата ул дус кызларына,   әтием  һәрчак  әйтә:«Чыршы  - ул бары тик агач кына. Без мөселман   бәйрәмнәрен генә үткәрәбез».

Мондый сүзләрдән соң, кайбер кызлар Җәмилә белән дуслашудан баш тарта, ләкин күбесе аңа тугры кала.

Менә бүген дә Җәмилә  иртә таңнан  йортны бизәргә кереште   -   башта   ул   үзе   матур   итеп   киенде,   аннары бөтен   җиргә    кәгазьдән    ясалган    бизәкләр    ябыштырып чыкты.   Җәмилә   бик   тырышты,   чөнки   кичә   әтисе   аны: «Мөселманнарның   бәйрәме   -   Ураза   гаете   җитә»,   дип кисәтеп   куйды.   Ул  бизәп  бетерергә  өлгермәде,   бүлмәгә әтисе килеп керде. Кулына зур роза бәйләме тоткан иде.

-  Мәшә Аллаһ! - дип шаккатты Җәмилә. - Нинди ма­тур чәчәкләр!

-  Т-с-с! - дип әтисе аны туктатты, бармагын иреннәренә китереп, - аларны вазага куй, әниебезгә дигән бүләк ул!

Каушаган   Җәмилә   ваза   алырга   дип   шкафны   качты. Ваза эченә тузан җыелган, шул тузаннан кызчык төчкерә үк башлады, хәтта чак кына урындыктан егылып төшмәде. Әнисе дә «әпчи, әпчи» дип төчкергән тавыш    ишетте.

«Алар анда нишлиләр?» - дип уйлады ул һәм бүлмәгә кереп карады. Ул кергәндә Җәмилә нәрсәнедер тиз-тиз генә өстәл астына яшерергә тырышты. Әнисе исә аның бүләк әзерләгәнен аңлап алды һәм артык төпченеп тор­мады.

-  Җәмилә, ник төчкергәннән соң «Әлхәмдүлиләһ» дип әйтмисең? - дип сорады ул аннан.

-  Әлхәмдулилләһ! - дип тиз генә өстәде Җәмилә.

-   Аллаһның   рәхмәте   төшсен   сиңа!   -  дип   елмайды әнисе.

Моңа исә Җәмилә олы абыйсы өйрәткән сүзләр белән җавап кайтарды:

-    Аллаһ    сезне   дөрес    юлдан    алып    барсын    һәм эшләрегездә  уңыш   насыйп   итсен!  -  һәм,   үзен  акларга тырышып, шунда ук өстәде:

-  Әти шундый матур чәчәкләр алып кайтты, мин хәтта «Аллаһка рәхмәт» дип әйтергә дә оныттым!

-  Нинди чәчәкләр? - дип гаҗәпләнде әнисе.

-  Менә инде, әйтеп ташладым, - дип оялып, Җәмилә читкә китте.

-  Мәшә Аллаһ! - дип кенә әйтә алды әнисе, розалар­ны күргәч.

 

Әлхәмдүлилләһ. Йәрхәмүкәллаһ. Йәһдикүмуллаһү вә

йуслиху бәләкүм.

"Балаларга иң кирәкле догалар" китабыннан, авторы -Макарова Дина, 2013 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: