Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ничек балалы өйне гел тәртиптә тотарга?!

Җавап бер генә - бер ничек тә!

Балалы өйдә тәртип һәрвакытта да була алмый! Һәрхәлдә, балалар өйдә чакта, диюем. Әгәр дә алар телевизор карап көн уздыра торган булмасалар, әлбәттә.

Безнең өйдә ике кагыйдә:
1. Уенчыклар балалар бүлмәсеннән чыкмаска тиеш.
2. Уйнап бетердеңме, урамга чыгар алдыннан, йоклар алдыннан үз артыңнан җыештыр.

Хәзерге заман балалары уенчыкка күмелеп үсә. Безнең төп максат - өйдә тәртип булсын өчен, шул уенчыкларны дөрес саклау. Моның берничә ысулы белән бүлешәм.

1. Йомшак уенчыклар, леголар, иҗат өчен кирәк-яраклар һәм башкаларны аерып саклау яхшы. Боларны ябык коробкаларда/стеллажларда саклау уңайлы. Мондый стеллажларны яткырып куйсагыз, балага эскәмия, диван итеп кулланырга да була. Бастырып куйсагыз урынны әзрәк ала.
2. Уенчыкларны төрле матур кәрзиннәрдә саклау бик уңайлы. Мин кәрзиннәрне үлеп яратам.
3. Бөтен нәрсәне дә яшерергә яратсагыз, төрле ябык стеллаж, шкафлар ярдәмгә килер.
4. Әгәр фатир кечкенә һәм буш урын юк икән, стена бар, җәмәгать. Диван, кровать өсләренә ябык яисә ачык стеллажлар куеп була.
5. Безнең балалар бүлмәсендә бөтен уенчыклар да... кровать астында. Ике бала караваты астында да берәр контейнер. Берсендә уенчыклар, икенчесендә сирәк укыла торган китаплар һәм иҗат өчен кирәк-яраклар! Шул ящикларны тартып чыгаралар да, үзләренә кирәк уенчыкларны алалар. Уйнап туйгач кире урынына этеп куялар! Алар күренеп тормый. Шуңа бүлмәдә иркенлек.

Менә шулай балалар бүлмәсен тәртиптә сакларга була. Уенчыклар бала кулы җитә торган булса, тагын да яхшы, чөнки бала үзе алып, үзе артыннан җыештырып алып куярга өйрәнә.

Ә сез уенчыкларны кайда саклыйсыз? Балалар үзләре җыештырамы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев