Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Матди һәм рухи дөнья тигезлеген ничек сакларга?

Уңышка ирешү өчен кешегә матди һәм рухи өлеш арасында тигезлек (баланс) табарга кирәк. Мондый ти­гезлекне ничек булдырырга соң? Аның югалуын ничек аңларга?

Әлеге тигезлекне табу үз тормышыңны планлаштырудан гыйбарәт. Кече яшьтән үк тормышның планын булдырырга: ата-ана, уку, спорт белән шөгыльләнү, аралаша торган кешеләр ярдәмендә үзеңне нәрсә кызыксындыруын аңларга тырышырга кирәк.

Моны тормышны стратегик яктан планлаштыру дип атарга мөмкин. Әкренләп төрле юнәлешләр: "гаилә", "карьера", "физик үсеш", "рухи үсеш" барлыкка киләчәк. Әлеге өлкәләр арасыннан кеше үзе өчен беренче урын­да булганын (5, 10 елга) сайлап ала һәм тигез итеп ал­га бару өчен көн саен эшләргә тиешле эшләрне билгели.

Аның тормыш схемасы, һичшиксез, үзгәрәчәк, яңарачак. Бу юнәлешләрнең (гаилә мөнәсәбәтләре, карьера ягыннан үсеш, физик яктан, акыл ягыннан алга китеш) барысы бу­енча да алга таба барып, без рухи яктан да камилләшәбез — көндәлек намаз, елга бер тотыла торган ураза, нинди дә булса кызыклы китап бар бит...

Болар барысы да бер-берсен тулыландыра. Ләкин бер шарт бар: бар юнәлештә дә үз өлешебезне кертсәк, даими тырышлык куйсак кына шулай булачак. Карасаң — бер-ике елдан мондый туфрак­тан үсенте тишелеп чыгачак, дистә еллардан соң — чәчәк атучы һәм уңыш бирүче агачлар үсәчәк. Шул вакытта, минем фикеремчә, тигезлек үзеннән үзе булачак.

Тигезлек (баланс) югалтуның билгеләре нинди? Кешенең үз принципларына һәм мөһим кагыйдәләренә хыянәт итүе, шәхес буларак бетүгә йөз тотуы. Мисал өчен, элек сүгенмәгән, ләкин әкренләп моны гадәткә кертүе; тәмәке тарту Исламда тыелмаган дип, үзенә бу ишекне дә ачуы. "Минем өчен тормышта иң мөһим әйбер нәрсә?"— дигән сорау беренче чиратта үз-үзеңә бирелергә тиеш.

Шамил Аляутдиновның «Балалар һәм ислам» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланс тигезлек тормыш тормыш кыйммәтләре яшәеш