Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

И туган тел...

Туган телебездә дөрес сөйләшик, дөрес языйк, дуслар!

Сүзем — телдән аралашканда, кайбер радио һәм телевидение тапшырулары вакытында, хәтта вакытлы матбугат битләрендә дә очрый торган "ИКӘН", "МИКӘН" модаль сүзләрен кулланудагы хаталар һәм алардан котылу юллары турында.
Модаль сүзләр сөйләмдә модальлек (мәгънә төсмере) белдерүнең лексик чарасы буларак кулланыла. Алар сөйләмнең чынбарлыкка төрле-төрле (объектив, субъектив) мөнәсәбәтен белдерә һәм фонетик, лексик, морфологик, синтаксик тел чаралары ярдәмендә башкарыла.
Без, исә, шуларның субъектив модальлекне белдерә торган и к ә н, м и к ән сүзләренә тукталырбыз.
(Тикшеренүчеләр и к ә н , м и к ә н ... кебек сүзләрне субъектив-модальлекне белдерә торган сүзләргә кертеп карыйлар(татар грамматикасы, 2002: 344--350).

И К Ә Н модаль сүзе
1. Фикерне РАСЛАУ, НӘТИҖӘ ясау мәгънәсен белдерә. Мисалларга игътибар итик:


Әмма Керәнледә тормыш икенчерәк и к ә н. (М. Мәһдиев)
Гаҗәп и к ә н бу кеше язмышының серләре — үлем килеп җиткәндә генә берәү чыгып китә, берәү әнә ... кайтып керә. (Ә. Еники)
— Алай и к ә н ,— дидем мин, уйга калып, һәм янымда гаепле кеше сыман ... басып торган Хафазага беравык сүзсез генә карап тордым. Уйларым яктыдан түгел иде. Әнә нинди козгын әйләнә и к ә н минем кечкенә Хафазам өстендә! Әмма ул үзе шуны сизә микән?.. (Ә. Еники)

2. Сорау алмашлыклары белән килеп, сөйләмгә ИКЕЛӘНҮ төсмере өсти. Мисаллар:
Соңгы вакытта Басыйр үзе дә миңа елыша башлады. Әзрәк мактаса да, гаҗәп түгел ... Тик н и н д и максат белән мактый и к ә н ул? (ә. Еники)
К е м н е ң генә догасы мине бу һәлакәттән йолып калды и к ә н? ... Әнкәйнекедер ... (Ә. Еники)
Н и г ә генә, иркәм,
синдә генә и к ә н.
синдә генә и к ә н күңелем?

Дөрес кулланмау очраклары.

Радио тапшыруларыннан: Бүген кемнәр дөньяга килде (м)икән? Бу ел н ә р с ә се белән истә калачак (м)икән?
Айрат өенә к а й ч а н кайтып җитте (м)икән? Анда ... н ә р с ә л ә р турында сөйләштеләр (м)икән? ... н и г ә онытам (м)икән мин?

Күренгәнчә, барлык очракларда да тиешле и к ә н урынына м и к ә н кулланылган.

М И К Ә Н модаль сүзе
Сораулы икеләнү мәгънәсен белдерә.
Татар телебезгә дә, гарәп һәм башка телләргә хас булган күк, ассимиляция (кушылу) күренеше хас. М и к ә н сүзенең ясалышы да шул очракка туры килә. Сорау ясаучы м ы кисәкчәсенә и к ә н сүзе кушылып. м и к ә н сүзе ясалган. МЫ + ИКӘН = МИКӘН. Мәсәлән:
Гаҗәп, нинди генә романны укымыйм, гел бәхетсез мәхәббәт турында!.. Әллә тормышта бәхетле мәхәббәт дигән нәрсә бер дә булмый м и к ә н? (Ә. Еники)
Күз карашым нинди уйчанланды.
Син беләсең м и к ә н, юк м и к ә н?
Син киләсе юлдан күзем алмый,
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән...
(Сибгат Хәким)
... Хафазам ... үзе шуны сизә м и к ә н? (Ә. Еники)
Димәк, и к ә н һәм м и к ә н сүзләрен ... кулланганда югарыда әйтелгән кагыйдәләргә таяну зарур дип саныйбыз. Телебезнең гүзәллеген, сафлыгын саклыйк, дуслар!


Гөлия Фәизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев