Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Болай эшләргә ярамый!

Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Гыйндуллина Алия рәсеме - "Болай эшләргә ярамый!"

Елга өстен юка боз каплау белән анда уйнарга чыгу бик куркыныч. Югыйсә, боз ярылып, салкын суга төштең-киттең булуы бар.

Көзге-кышкы чорда бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик

  • Ел саен беренче бозны мәктәп укучылары һәм балыкчылар сынап карый. Алар бозның ныклыгын бер урында тикшереп карыйлар да, уйный яки балык тота башлыйлар. Ә бит бозның калынлыгы бөтен җирдә бер төрле түгел! Су агымы тиз булган, шәһәр канализациясеннән җылы су чыга торган, чишмәләр, боз аша үсә торган үсемлекләр булган, сазлы газ куыклары чыга торган урыннар бар. Аларда боз йомшаграк була һәм еш кына көчле салкыннар булганда да, кеше авырлыгына түзә алмый. 

 

  • Боз калынлыгы 10 сантиметрдан артса гына, ул бер кеше авырлыгын күтәрә ала (тозлы су өчен бу күрсәткеч - 15 сантиметр). Боз калынлыгы 25-30 сантиметрга җиткәч кенә бозда уйнарга мөмкин. Әлбәттә, өлкәннәр күзәтүе астында.

 

  • Боз астына төшеп киткән очракта кешегә нишләргә?  Иң беренче чиратта - паникага бирелмәскә һәм югалып калмаска тырышырга кирәк. Күкрәк яки арка белән боз кырыена таянырга, кулларны як-якка җәяргә һәм аяклар белән эшләп, бозга чыгарга тырышырга, шул ук вакытта, һичшиксез, ярдәмгә чакырырга кирәк. Боз өстенә күтәрелгәч, килгән якка таба шуышып барырга. Ныклы бозга яки ярга чыккач, як-якка каранып, якындагы торак йортны табарга, аның хуҗаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

  • Әгәр иптәшең боз астына төшеп китсә, ничек ярдәм итәргә? Аңа таба шуышып кына якын килергә. Ярдәм күрсәтү өчен кул астындагы әйберләрне – шарф, каеш, бау, колга, такта, баскыч кулланырга кирәк. Такта белән колганы, суга төшкән кеше куллары белән шул әйбергә тотынганчы, үз алдыңнан этәргә кирәк. Бер башын үз кулларыңда тотып, бәлагә тарыган кешегә бау, каеш һәм башка әйберләр ташларга мөмкин. Кешене шулай ук шуышып тартып чыгарырга кирәк. Ныклы бозга яки ярга чыккач, зыян күрүченең гәүдәсен тиз-тиз ышкырга һәм җылы бинага алып керергә, ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм үзегезнең кайда булуыгыз турында 01, 112 телефоннары аша хәбәр итәргә.

 

Тормышыгызның кадерен белегез, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз! Елгалар, күлләр, буалар һәм сулыклар өстендәге боздан чыкканда сак булыгыз!

«Чистополь-информ» сайты мәгълүматлары кулланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу,рэсемне ясаучы,акыллы кыз Алиягэ,зур рэхмэтлэр житкерэм! Бэхетле бул,Алия!!!