Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Яңа ел башында татарча «Билал» мультфильмы чыга

Фильмны тавышландыруда Зөлфәт Зиннуров, Әбри Хәбриев, Илдар Кыямов һәм башкалар катнашкан.

«Хозур ТВ» телеканалы татар телендәге «Билал» мультфильмы премьерасын 2022 елның 1 гыйнварында тәкъдим итәчәк.

«Әлеге мультфильм „Хозур ТВ“ телеканалында рус телендә күрсәтелде инде. Киләсе елның 1 гыйнварында безнең каналда аны татар телендә дә карарга мөмкин булачак. Татарчага фильм рус теленнән тәрҗемә ителде», — диде «Хозур ТВ» телеканалының баш редакторы Исмәгыйль Гыйндуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.


Фильмда танылган татар артистлары һәм театр актерлары: Әбри Хәбриев, Резедә Сәләхова, Илдар Кыямов, Зөлфәт Зиннуров, Алмаз Сабирҗанов һәм мәктәп укучысы Аслан Миргаязов — тәрҗемәне укуда катнашкан. Төп герой — Билал, мультфильмда Аслан Миргаязов һәм Әбри Хәбриев тавышы белән сөйләшә.

«Билал» BroadcastPRO Middle East премиясендә иң яхшы инновацион мультфильмы булып танылган, 2018 елда 10 иң яхшы фильмнар рәтенә кергән. Татар теленә тәрҗемә исә, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән.

Матбугат конференциясе ахырында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мультфильм персонажларын тавышландыручыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

 Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/13-12-2021/tatarcha-bilal-multfilmy-premierasyn-kil-se-el-bashynda-t-k-dim-it-l-r-5845032

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев