Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте

Җиңүчеләр исемлегендә «Көмеш кыңгырау» газетасы сайты һәм инстаграм аккаунты да бар.

6нчы декабрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. 

Тантана барышында мәртәбәле кунаклар -

  • ТР Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева,
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина,
  • Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидаты, «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесенең жюри әгъзасы Раил Шәмсетдинов,
  • Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи,
  • "Викимедия РУ" директоры, русча Википедия администраторы Владимир Медейко,
  • ВКонтакте социаль челтәренең локализация буенча менеджеры Андрей Минчуков,
  • ВКонтакте социаль челтәрен инглизчәгә тәрҗемә итүче Дэвид Принц,
  • танылган инстаблогер Ринат Галиәхмәтов җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге дөньякүләм бәйгедә «Көмеш кыңгырау» республика газетасының сайты «Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә 3нче урынга, 

Инстаграм аккаунтыбыз «Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты» номинациясендә 3нче урынга лаек булды.


Быел 200 гә якын гариза арасыннан 129 интернет-проект бәйгедә катнашу мөмкинлегенә ия булды, 53 интернет-проект бәйгенең финалына узды.

Җиңүчеләр исемлеген түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: http://konkurs.belem.ru/final-2021

Фоторепортаж: http://konkurs.belem.ru/node/1011

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев