Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

“Вектор Успеха” программасында катнашу өчен сайлап алулар дәвам итә

Конкурс Россиядә укучылар советына кергән балалар арасында уза.

 

Россиядә укучылар советына кергән балалар арасында «Вектор Успеха» өстәмә гомумүстерү программасында катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу уза.

Конкурста җиңүчеләр көз көне «Артек» Халыкара балалар үзәгенә һәм «Океан» Бөтенроссия балалар үзәгенә тематик сменаларга барачак. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә, аны Россия балалар-яшүсмерләр үзәге оештыра.

Конкурс сайлап алуына гаризаны Үзәк федераль округыннан, Төньяк-Көнбатыш федераль округыннан, Идел буе федераль округыннан, Көньяк федераль округыннан һәм Төньяк Кавказ федераль округыннан 11-17 яшьлек 5-11 сыйныф укучылары советлары әгъзалары һәм Урал федераль округыннан 7-11 сыйныф укучылары советларында катнашучылар бирә ала.

Конкурста сайлап алу узган катнашучылар шәхси кабинетларда җиңүче сертификатын 2023 елның 30 июленнән дә соңга калмыйча алачак.

«Вектор УСпеха» өстәмә гомумүстерү программасы быел "Артек"та 25-26 сентябрьдән 15-16 октябрьгә кадәр һәм "Океан"да 21 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак.

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2209959.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев