Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Урта сыйныфларда финанс грамоталылыгы дәресләре мәҗбүри булачак

Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә финанс грамоталылыгын укыту мәҗбүри булачак.

Уку курсы 10-11 сыйныфларда «Җәмгыять белеме» фәненә кертеләчәк, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Өлкән сыйныф укучылары финанс базары, Россия Банкының бурычлары һәм функцияләре, финанс технологияләре, инфляция сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында системалы белем алачак", – дип билгеләделәр министрлыкта.

Дәресләрдә шулай ук шәхси финансларны мошенниклардан саклау, салымнар, финанс өлкәсендә һөнәри эшчәнлек үзенчәлекләре белән бәйле темалар каралачак.

Финанс грамоталылыгы өлкән сыйныф укучылары өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертелгән. Укыту программалары киләсе елның 1нче сентябренә яңа таләпләр белән әзерләнергә тиеш.

Финанс грамоталылыгы дәресләре быелгы уку елыннан 1-9 нчы сыйныфларда мәҗбүри укытыла.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев