Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Урманнарны саклауга федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бирелде

Урман, урман... Сулаган һавабызны чистарта, тирә–ягыбызга ямь өсти, илһам бирә ул.

Яшәү өчен энергия,  көндәлек тормышыбызда кулланыр өчен чимал бирә. 
 Ә бит бер агачтан кулланырлык чимал аз чыкса да, ул агачны үстерү өчен дистә еллар кирәк. Шунлыктан, табигатьне саклау, кайгырту, баету — барыбызның да зур бурычы. Ләкин дәүләт күләмендә бу эш җайга салынса, тагын да нәтиҗәлерәк.

Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән.

Бу акчалар ярдәмендә 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 11 тоннадан артык орлык әзерләргә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерергә планлаштырыла.

Үткән елда федераль бюджеттан Татарстан урманнарын саклауга 121 миллион сум бүленгән булган. 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган, яңа техника һәм җиһазлар сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев