Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Урман күле»ндәге кызыклы ачышлар һәм яңа танышлар

Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә “Ратмино” исемендәге ял йортында “Урман күле” төбәкара яшьләр форумы үтте.

«Урман күле» исемле яшьләр форумы әкренләп матур традициягә әверелә бара, чөнки менә инде берничә ел дәвамында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар яшьләрен бергә җыеп, аларның тормышын тагын да ямьләндерә: яңа танышлар, кызыклы ачышлар һәм кирәкле белемнәр белән баерга мөмкинлек бирә.

Бу юлы “Урман күле” төбәкара яшьләр форумы 26-27 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә “Ратмино” исемендәге ял йортында үтте.

Быелгы яшьләр форумы Мәскәү өлкәсенең информацион һәм социаль коммуникациясе министрлыгы тарафыннан бүленгән грант ярдәмендә, Төбәкара татар милли-мәдәни автономиясе белән Дубна шәһәре хакимияте берлегендә оештырылды. Шулай да бу форумның программасын төзү һәм аны тормышка ашыру эшендә аеруча мөһим урынны алып торучы кешеләр бар. Иң беренчедән, ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәскәү өлкәсенең Төбәкара милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсәров һәм Мәскәүдәге “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының җитәкчесе Рөстэм Җамалеев, оештыручысы Гөлнара Яруллина.

“Урман күле-2022” Төбәкара яшьләр форумында барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Чараның исеменнән үк аңлашылганча, катнашучыларның күбесе яшьләр иде – актив, тырыш, янып торган күзле, заманага яраклашкан, куйган максатларына ирешә торган, яңа мәгълүматны тиз отып кала торган һәм һичшиксез белемгә омтыла торган алдынгы карашлы яшьләр! Форумда чыгыш ясаучы хөрмәтле кунаклар да күбесенчә яшь буын вәкилләре иде.

Шундый чыгышлардан аеруча кызыклылары һәм мөһимлеге, актуальлеге ягыннан һәркемнең күңеленә хуш килгәннәре бар.  Ул да булса, Бөтендөнья татарлар конгрессының яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Фахриева. Үз чыгышында ул БТКда яшьләр белән эш итү өчен махсус булдырылган проектлар белән таныштырып үтте. Алар арасында 2006 елдан бирле дәвам итүче, күбебезгә таныш булган “Мин татарча сөйләшәм” дигән яшьләр программасы бар. Әлеге проект нигезендә татар телендә сөйләшүне шәһәр урамнарында популярлаштыру максаты ята. Һәм бу проектның тагын бер әһәмияте шунда – ул Казан шәһәре белән генә чикләнми, ә шул исәптән Яр Чаллы, Омск, Төмән, Иваново, Челәбе, Ижевск шәһәрләрендә үткәрелә һәм үз эченә 10 000 нән артык катнашучыны ала. Бөтендөнья татарлар конгрессының яшьләр бүлеге карамагында тагын берничә кызыклы проект бар. Шундыйлардан: заманча татар мәдәниятының халыкара фестивале “Tat cult fest» , «Татар дозор” исемле квест уены. Шулай ук иҗади яктан үсешкә юнәлтелгән “Печән базары” фестивале, матурлык һәм сәләт буенча халыкара “Татар кызы” конкурсы, яңа белемнәр бирүче уку-укыту курслары һәм инде 2016 елдан бирле интернет киңлекләрендә бөтендөнья татарлары өчен үткәрелә торган “Татарча диктант” проекты. Соңгысы “Урман күле”ндә катнашучылар өчен дә үткәрелде. Һәркем диктантны югары билгеләр алу максаты белән тырышып язды))

Әлеге форумда шул исәптән “Росмолодёжь” оешмасының эшмәкәрлек өлкәсе җитәкчесе Марат Мотыгуллин да чыгыш ясады. Ул хәзерге буын вәкилләре өчен, аеруча актив һәм булдыклы яшьләр өчен эшмәкәрлектә уңышка ирешү ысулларын сөйләп үтте.

“Урман күле” яшьләр форумы барышында үз чыгышын шулай ук Казаннан килгән кунак, эшмәкәрлек тренеры, укытучы Диана Валиуллина тәкъдим итте. Ул форумда катнашучы яшьләргә матур һәм уңышлы итеп чыгыш ясау серләрен ачты.

Дубна шәһәре хакимиятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Михаил Богомолов шәһәрдә яшьләр өчен үткәрелә торган барлык проектларны үз эченә алган фильм-презентацияне тәкъдим итте.

Форумда шулай ук башка белгечләр дә үз докладлары белән чыгыш ясадылар һәм актуаль темаларны күтәргән фикерләр, яңа мәгълүматлар белән бүлештеләр, төрле сорауларга җавап бирделәр.

Бу форумның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда булды - Мәскәү өлкәләреннән килгән татар оешмалары җитәкчеләре Дубна шәһәренең милли-мәдәни үзәгенә барып, андагы эшчәнлек белән таныштылар.

Шул исәптән, ике көнлек форум кысаларында Дубна шәһәре буенча автобус экскурсиясе, кызыклы музыкаль уеннар, татарча җыр-биюләр, тематик яктан файдалы мастер-класслар үткәрелде. Һәм әлбәттә, яшьләр бер-берсе белән таныштылар, аралаштылар, үзләре өчен яңа дуслар таптылар һәм һөнәри яктан тәҗрибә белән алыштылар. Форумны оештыручылар тарафыннан яшьләрне тәмле һәм файдалы ризыклар белән тукландыру, ял йортының уңайлы бүлмәләрендә урнаштыру мәсьәләләре дә югары дәрәҗәдә башкарылды.

“Урман күле-2022” Төбәкара яшьләр форумы куйган максатын тулысынча үтәде һәм тиз арада үз эшчәнлеге аша уңай нәтиҗәләргә ирешер дигән өметтә калабыз.

Лилия Галимова, “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының матбугат үзәге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев