Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Укучыларны экологик юнәлешле конкурста катнашырга чакыралар

Форумда 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

 

Климат куркынычсызлыгы фонды «Климатның үзгәрүе балалар күзлегеннән - 2023» II халыкара балалар экология форумын үткәрә.

II халыкара балалар экология форумының максаты - экологик белем һәм культураны үстерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади һәм волонтёр эшчәнлегендә катнашуын бүләкләү.

Форумда 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашучыларның иҗат һәм креатив  караш белән әйләнә-тирә мохитне саклау буенча үз идеяләре белән уртаклашу мөмкинлеге бар.

Проект алты номинация буенча уздырыла. Номинацияләр экологик культураны формалаштыру һәм «Экология» өстенлекле илкүләм  проектын нәтиҗәле гамәлгә ашыруга өлеш кертә алган перспектив проектларны ачыклау өлкәсендәге кайбер бурычларны чагылдыра.

Шәхси эшләрне a.krel@climatesecurity.org электрон почтасына 2023 елның 15 сентябренә кадәр җибәрергә мөмкин.

https://экологияделокаждого.рф/ сылтамасы буенча мәгълүмат белән җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Чыганак: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев