Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Цифрлы телевидениегә күчү уңышлы үтте

Цифрлы телевидениегә күчү уңышлы үтте, бу хакта "Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы директоры Владимир Якимов хәбәр итте.

«Яңача телевидениегә күчү кирәклегенә багышланган бик күп чаралар уздырдык, листовкалар тараттык, волонтерларны җәлеп иттек», — диде ул.

Цифрлы сыйфатта телеканалларны карау өчен дециметрлы яки күпдулкынлы антенна һәм телевизор кирәк. Әгәр телевизор 2012 елдан соң сатып алынган булса, анда цифрлы телевидениене карау өчен кирәкле DVB-T2 стандарты бар дигән сүз. «Искерәк» телевизорлар өчен сәүдә челтәрендә сатыла торган DVB-T2 стандартлы махсус приставка кирәк булачак.

"Антеннага килгәндә, монда бераз катлаулырак. Күпфатирлы йортларда коллектив антенналар урнаштырылган, аларга идарәче компанияләр белән килешү буенча операторлар тарафыннан хезмәт күрсәтелә. Эфирны кабул итүгә бәйле проблемалар килеп туган очракта аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип сөйләде Якимов.

Цифрлы телевидениегә күчү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Татарстанда 29 яңа цифрлы телебашня төзелгән, барлыгы - 87.

Алар республика халкының 99,3% ын цифрлы телевидение белән тәэмин итә. Шул ук вакытта республиканың 160 торак пункты калкулыклар артында яки түбәнлектә урнашу сәбәпле цифрлы сигналны яхшы сыйфатта кабул итә алмый.

«Дәүләт алар өчен бу проблеманы хәл итү юлларын эзли. Ярдәмгә спутник телевидениесе операторлары килде, алар ташлама белән абонент җиһазлары урнаштырачак һәм ике мультиплекс составына керүче 20 телеканалны караган өчен абонент түләве алынмаячак», — дип искәртте филиал җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев