Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда яшәүчеләр үз-үзләрен изоляцияләргә тиеш

МӨҺИМ! Татарстандагы һәркемгә кагыла! ⠀

- 30 марттан башлап Татарстанда яшәүчеләр үз-үзләрен изоляцияләргә тиеш. Өйдән чыгу ашыгыч рәвештә кирәк булган очракларда гына рөхсәт ителә.

- Өзлексез эшләүче предприятиеләрдә, сәламәтлек саклау оешмаларында, азык-төлек сату оешмаларында эшләүчеләргә эшкә йөрү рөхсәт ителә. Калганнарга изоляция урыныннан махсус билгеләнгән тәртиптә генә чыгарга рөхсәт ителә, махсус режим алдагы бер-ике көн эчендә билгеле булачак. ⠀

- 30 марттан пассажирларны һәм багажны муниципальара йөртү тыела.

- Татарстанда яшәүчеләрнең үз-үзләрен изоляцияләү тәртибен үтәвен Роспотребнадзор вәкилләре тикшерәчәк. Режимны бозган очракта штраф салыначак. ⠀⠀

- Татарстан Республикасы территориясеннән чыгу тыела. ⠀

- Татарстанга эчке рейслар белән килгән пассажирларны коронавирус билгеләренә тикшерәчәкләр һәм анкета алачаклар.

- Җәмәгать транспорты йөрүдән туктамаячак, әмма рейс аралары озынаячак. Такси эшен дәвам итәчәк. ⠀⠀
- Әгәр кеше, үз-үзен изоляцияләү режимын үтәмәү сәбәпле, башка кешегә коронавирус йоктырса, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак. ⠀

- Эшкә йөрү өчен шәхси транспорт куллану рөхсәт ителә. Шәхси транспортны куллану тәртибе 1-2 көн дәвамында билгеле булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев