Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Мәдәни шимбә. Россия халыклары уеннары» акциясе башлана

Акциядә катнашу өчен үз төбәгеңнең традицион уеннары белән үз видеоролигыңны төшерергә кирәк.

24нче июльдә «Культура для школьников» проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган «Мәдәни шимбә. Россия халыклары уеннары» акциясе старт ала. 

Быел Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Мәдәни шимбә» еллык акциясе традицион балалар уеннарына багышланган.

Уеннар һәм күңел ачу һәр халыкның мәдәниятендә ачык күренә һәм көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше, шулай ук бәйрәм чараларының мәҗбүри элементы булып тора. Халык уеннары ярдәмендә балалар күңелле теп вакыт үткәреп кенә калмыйлар, ә җитезлек һәм батырлыкка да өйрәнәләр.

24-30 июльдә укучылар Россиянең төрле төбәкләрендәге: Донецк Халык Республикасы, Мордовия һәм Карелия Республикалары, Карачай-Черкес Республикасы, Чукотка автономияле округы, Воронеж һәм Вологда өлкәләрендәге борынгы уеннар белән таныша алачак, шулай ук акциягә кушылып, иҗади һәм оештыру сәләтләрен күрсәтә алачак.

Акциядә катнашу өчен үз төбәгеңнең традицион уеннары белән үз видеоролигыңны төшерергә, аны Вконтакте социаль челтәрендәге үз битеңдә урнаштырырга һәм #игрыкдш хештегын куярга кирәк.

Барлык эшләрне Россиянең халык мәдәнияте өлкәсе эшлеклеләреннән торган эксперт комиссиясе бәяләячәк һәм «Культурадляшкольников.РФ» порталында урнаштырылачак иң яхшы 30 роликны сайлап алачак.

https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев