Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда иң яхшы шигырь сөйләүчеләр конкурсының төбәк этабы үтә

Төбәк этабы 30нчы мартта үтә. Өч җиңүче «Артек»та илнең иң масштаблы әдәби конкурсы финалында катнашачак.

 

30нчы мартында 9:30 сәгатьтә Казан шәһәренең Идел буе районы «№ 83нче  лицей-белем бирү үзәге»ндә  «Живая классика» яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы узачак. Өч җиңүче "Артек"та илнең иң масштаблы әдәби конкурсы финалында катнашачак.

Конкурста Татарстанның иң яхшы укучылары үзләренең актерлык сәләтен күрсәтәләр. Бәйгедә 10-17 яшьлек үсмерләр катнаша, алар сәхнәдән яраткан проза  әсәрләреннән  өзекләр укыячак. Әлеге укучылар сыйныфларында, мәктәптә, үз районнарында һәм шәһәрләрендә сайлап алуның берничә этабын үтеп төбәк турына узганнар.

Хәзер аларга профессионаллар алдында чыгыш ясарга кирәк булачак. Жюрига республиканың әдәбият белгечләре, мәктәп укытучылары һәм Казан (Идел буе) федераль университеты укытучылары, актерлар, сәхнә сөйләме буенча педагоглар, шул исәптән Борис Щукин исемендәге Театр һәм кино институты актрисасы, актер осталыгы кафедрасы өлкән укытучысы Юлия Дробот, «Казан театр училищесы» укытучысы Артем Куртымов,  «Ёж» балалар театры җитәкчесе Алексей Ефимов бар.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны https://youngreaders.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә белергә була: https://vk.com/young_readers https://ok.ru/youngreaders

Чыганак: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев