Реклама
«Таврида.АРТ» фестивале 15-19 август көннәрендә Кырымда, Капсель бухтасында узачак.
Бирегә Россиянең бөтен төбәкләреннән 4000гә якын катнашучы үз-үзләрен күрсәтү һәм иҗади фикердәшләр табу өчен җыелачак. Теркәлү 11 июльгә кадәр озайтылды.
Фестивальдә 18 - 35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Биредә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) форум кампаниясенең актив яшьләре, урта һәм югары уку йортлары студентлары кушылачак. Катнашучылар тематик арт-кварталларда урнашачак.
Фото https://tavrida.art/festival-viewer сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз