Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан мәктәпләрендә дистанцион укуга күчү планлаштырыламы?

Ата-аналардан дистанцион укыту форматына күчү турында күп сораулар килә. Республикада массакүләм дистанцион уку форматына күчү планлаштырылмый. Бүгенге көндә теге яки бу учреждениедә эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә шәхси чара кулланыла.

47 мәктәптә карантинда булган сыйныфлар бар, әмма республикада тулысынча ябылган мәгариф учреждениеләре юк, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Ата-аналардан дистанцион уку форматына күчүгә кагылышлы сораулар күп килә. Бүгенгә теге яки бу учреждениедә эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә эш итәләр», — диелә министрлык хәбәрендә.

25 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 466 меңнән артык укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтры аша уза. Бүген аннан 1027 укучы уза алмаган, ә 2021 елның 1 сентябреннән — 35 017.

Ведомствода искәртүләренчә, әгәр мәктәптә яки сыйныфта балаларның 20 проценты грипп яки тын юлларында вируслы кискен инфекция белән авырса, карантинга китә, ә сәламәт балалар өчен үткән материалны кабатлау оештырыла. Уку процессын оештыруны мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәсенең муниципаль органнары хәл итә.

 

Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.

чыганак: Белем ру сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев