Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

“Татар-информ” журналист булырга теләүчеләрне “Татар журналистикасы мәктәбе”нә чакыра

Беренче төркем 8 апрель көнендә укый башлый. Мәктәпне уңышлы үтүчеләр “Татар-информ”га эшкә алыначак.

Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе базасында “Татар журналистикасы мәктәбе” проекты башлана. Ул практик белем бирүне максат итеп куя, шуңа стажировка рәвешендә үтәчәк: мәктәптә шөгыльләнүчеләр мастер-класслар, интерактив уеннарда катнашып һәм биремнәр үтәп, журналист һөнәре үзенчәлекләренә төшенәчәк.

“Татар журналистикасы мәктәбе”нә көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә белем алучы студентлар, үзләрен журналистикада сынап карарга теләгән башка һөнәр ияләре чакырыла. Мәктәптә белем алу бушлай. Гаризалар 4-8 апрель көннәрендә info@tatar-inform.tatar почтасына кабул ителә.

“Татар журналистикасы мәктәбе”нә чакырылыш инде башланды, беренче төркем 8 апрель, дүшәмбе көнне шөгыльләнә башлый. Дәресләр 8-10 апрель көннәрендә 18-21 сәгатькә билгеләнгән. 11-14 апрельдә интенсив практика көннәре каралган. 15 апрельдә иң яхшы стажерлар сайланачак, алар мәктәптә шөгыльләнүләрен тагын ике ай дәвам итәчәк. Мәктәпне уңышлы үтүчеләр “Татар-информ”га эшкә алыначак.

“Татар-информ” татар журналистикасына элекке традицияләрне – редакцияләрдә практик эш башкару һәм остазлар белән эшләү тәҗрибәсен кайтара. Татар халкының сыйфатлы массакүләм мәгълүмат чаралары булырга, алар милләтнең телен һәм милли аңын сакларга, аны яңа үрләргә күтәрергә тиеш. Яшь татар журналистларын әзерләргә кирәк дип уйлыбыз”, - диде “Татар-информ”ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов.

Дәресләрне Рәмис Латыйпов, шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева, “Атна вакыйгалары” газетасы редакторы Лилия Гаделшина, мәдәни күзәтүче Рузилә Мөхәммәтова, парламент хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина һ.б. үткәрәчәк. Практик өлештә һәр стажерга остаз - мәгълүмат агентлыгының әйдәп баручы журналистлары беркетеләчәк. Мәктәптә белем бирү өчен башка татар массакүләм мәгълүмат чараларыннан журналистлар һәм мөхәррирләр дә чакырылачак.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы – 29 ел буена Татарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышы хакында мәгълүмат бирүче абруйлы чыганак. Татарстанда телгә алынучы мәгълүмат чаралары арасында беренче урында. “Татар-информ”ның татар сайтлары - tatar-inform.tatar һәм intertat.tatar бүгенге көндә дөньядагы иң популяр татар сайтлары исемлегендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/04/183885/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: журналистика