Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Сириус» мәгариф үзәге укучыларны дизайнерлык курсына чакыра

«Сириус» мәгариф үзәге беренче тапкыр «Цифрлы сәнгать һәм дизайн нигезләре» дигән яңа программа үткәрә.

Өч атна буена мәктәп укучылары командаларда эшләячәк, аларның эш нәтиҗәсе буларак интерактив кино барлыкка киләчәк. Анимацияле видеолар ясау аша балалар график дизайн буенча практик күнекмәләр һәм яңа белемнәр алачак.

Программада катнашучылар цифрлы сәнгать, дизайн өлкәсен һәм компьютер программаларын үзләштерәчәк. Хәзер видео җитештерү буенча белемнәр бик кирәкле санала, шуңа күрә яшь дизайнерларны фильм төшерергә өйрәтәчәкләр. 

Дәресләр берничә модуль кысаларында узачак: сценарий төзү, монтаж нигезләре, график һәм видеодизайнның төп принциплары, шулай ук продюсерлык, сайт булдыру этаплары һәм веб-дизайн белән танышу. 

Балалар махсус җиһазлар һәм һөнәри программалар кулланып эшләячәк. Әлеге программаның үзенчәлеге шунда ки, һәрбер катнашучы анимацияле кино төшерүнең барлык этапларын үтә алачак.

Укучыларның эшен тәҗрибәле укытучылар һәм белгечләр күзәтәчәк.

«Бүгенге дөньяда анимация һәм график дизайн көннән-көн зур урын ала бара. Замана дизайнерларына һәм рәссамнарына күп санлы заманча компьютер программаларын куллана белергә кирәк. Бу программаларны өйрәнү уен формасында, һәр катнашучының иҗади потенциалын ачучы кызыклы биремнәр аша бирелә», — дип сөйләде программа авторы Татьяна Монина. 

Прогарамманы үтеп бетергәч, балалар анимацияле фильм тәкъдим итәчәк. Программада катнашучылар алты командага бүленә, аларның һәрберсе сайланган темалар буенча 1,5 минутлык берничә эпизод әзерләячәк. Бу роликлар яңа нәфис фильм өчен нигез булачак. 

Программада катнашу өчен портфолио җибәрергә, шулай ук үзең турында «Мин» дип аталган 30 секундлык видео яздырырга кирәк.

Программада катнашу өчен портфолио һәм видеоны 11нче сентябрьгә кадәр https://sochisirius.ru/news/6392 сайтына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев