Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче малайның танкта йөрү хыялын чынга ашырган

Татарстан Президенты «Теләкләр чыршысы» федераль акциясендә катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» федераль акциясендә катнашты. Ул Чаллыда яшәүче 10 яшьлек Камил Петровның Яңа ел теләген чынга ашырган. Малай хәрби танкта йөрергә хыялланган. Экскурсиядән соң Татарстан Президенты малай белән видеоэлемтәгә чыккан.

Ул Камилдән танкта йөрүе турында сорашты һәм экскурсияне оештырган Казан танк училищесы коллективына рәхмәт әйтте. 


«Камил, син молодец, мин алай булдыра алмас идем. Мин танкта йөргәндә һәрвакыт махсус күзлек киям. Уңышлар сиңа. Мин бик шат һәм училище коллективына рәхмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Камил Казаннан ерак түгел урнашкан танк полигонында булды, анда аңа Т-80 модернизацияләнгән танкын күрсәттеләр. Малай командир канәфиендә утырып карады, хәрби машинада йөрде.

«Мин үскәч танкист яки конструктор булырга телим. Мин танкларны бик яратам. Татарстан Президенты минем теләгемне үти дигәч бик шатландым», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Аның сүзләренчә, элек ул Җиңү паркында экспонат булып торган танкларны гына күргән.

Камил очрашуга энекәше Азамат белән килгән. Аларны танкка бергә керткәннәр, алар хәрби машинаның ничек атканын да күргән. Соңыннан Камилгә танк шлемофонын бүләк иткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» акциясен берничә ел элек Россия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган иде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/27-12-2021/r-st-m-mi-nehanov-challyda-yash-che-malayny-tankta-y-r-hyyalyn-chynga-ashyrgan-5846061

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев