Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россиядә Хәтер һәм дан елы

Ә сез беләсезме? 2020 ел Россиядә Хәтер һәм дан елы буларак билгеләп үтеләчәк. Һәм бу очраклы түгел.

Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз. Бәйрәм чараларын «Җиңү» дип аталган илкүләм махсус комитет оештырачак.

 

27нче гыйнвар – Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителү көне

Бу көн 1995 елдан бирле махсус канун нигезендә билгеләп үтелә. 

1941 елда  фашистлар шәһәрне бөтенләй юк итү өчен сугыш хәрәкәтләре алып баралар. 8нче сентябрьдә илнең сәяси үзәге саналган Ленинград камалышта кала. Бу вакытта шәһәрдә 2,5 миллион кеше, шул исәптән 400 мең бала исәпләнә.

Шәһәрдә азык-төлек һәм ягулык запаслары бик аз була. Ачлык башлана. Автобуслар йөрүдән туктый, биналарга ягылмый башлый. Шуңа карамастан, мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, хәтта театрлар да эштән туктамый. Яшүсмерләр әтиләре урынына заводларда эшли.

1943 елның 18нче гыйнварында ил белән элемтә тоту өчен тар гына коридор барлыкка килә. Әмма фашист блокадасы тулысынча 1944 елның 27нче гыйнварында гына өзелә. Ул 872 көнгә сузыла! Уйларга да куркыныч! Блокада өзелү уңаеннан Ленинградта бәйрәм салюты атыла.

Шушы темага чираттагы язмалар:Без белмәгән сугыш

Истәлекләрне барлыйбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев