Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россиядә «Укытучыңа рәхмәт әйт!» акциясе старт ала

1нче октябрьдән Россиядә «Укытучыңа рәхмәт әйт!» акциясе башланды.

Акция Укытучылар атналыгына һәм 5нче октябрьдә билгеләнеп үтүче Укытучылар көненә багышлана.

 

Әлеге акциядә укучылар гына түгел, теләгән һәрбер кеше катнаша ала. Катнашу өчен «Скажи педагогу спасибо!» сайтына кереп, укытучыңа теләкләреңне язып, барлыкка килгән махсус открытканы укытучыңа җибәрергә кирәк. Укытучыга иң матур теләк – рәхмәт сүзләре.

Акция  31нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Укытучылар атналыгы – быел 1нче октябрьдән 9нчы октябрьгә кадәр уза. Атналык барышында булачак чаралар 2023 елда игълан ителгән Укытучы һәм остаз елын ачып җибәрә.

Бу атнаның төп вакыйгалары – «Учитель года России» бәйгесенең финал туры һәм «Воспитатель года России», «Директор года России» бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантаналары.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев