Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россиядә «Спортивная зима» акциясе старт алды

Акция кышкы спорт сезоны ачылуга багышлана.

1нче декабрьдән Россиядә кышкы спорт сезоны ачылуга багышланган «Спортивная зима» акциясе старт алды.

Бу көнне бөтен ил буенча атаклы спортчылар, мәдәният эшлеклеләре һәм төбәк җитәкчеләре катнашында ачык турнирлар, мастер-класслар, массакүләм чаңгы ярышлары, тимераякта шуу узды. Акциягә Россиянең Сочидан Сахалинга кадәр 40 тан артык төбәге кушылды.

«Спортивная зима» Бөтенроссия массакүләм акциясе чаралары «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында уза.

Акциянең максаты – халык арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

https://minsport.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев