Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россиядә беренче тапкыр Бөтенроссия хор һәм вокаль коллективлар конкурсы уза

Хор һәм вокаль коллективлар конкурсында 7-18 яшьлек укучылар катнаша ала.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хор һәм вокаль коллективларның Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Ул балалар хор хәрәкәтен, вокаль-хор җырларын үстерүгә, илнең музыкаль мирасын саклауга юнәлдерелгән. Чара 2022 елда игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган, финал ярышлары 2023 елның мартында тәмамланачак. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы үткәрә, аның операторы булып Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге тора.

Хор һәм вокаль коллективлар конкурсында 7-18 яшьлек укучылар катнаша ала. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яки ятим балаларның катнашуы хуплана. Чара җыр сәнгатен яратучыларны берләштерәчәк.

Конкурс өч этапта үткәрелә: муниципаль этап (сентябрь – ноябрь 2022 ел), төбәк этабы (2022 елның ноябре – декабре) һәм федераль этап (2023 елның гыйнвары – март ае). Федераль этап ике турда узачак: сайлап алу (читтән торып) һәм финал туры.

Бәйгенең финалы 2023 елның мартында «Бөркет» Бөтенроссия балалар үзәгендә узачак. Жюри составына мәгариф һәм фән вәкилләре, танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән дирижерлар, композиторлар, вокал-хор өлкәсендә танылган экспертлар керәчәк.

Конкурска заявка бирү турында мәгълүмат бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәгенең рәсми сайтында урнаштырылган. 

Бүгенге көндә Россиянең 82 төбәгендә 6074 балалар хор оешмасы эшли, 10 меңнән артык хор ансамбле бар. Аларда 300 меңнән артык бала шөгыльләнә.

Иң күп хор Свердловск, Белгород, Мәскәү, Төмән өлкәләрендә, Краснодар краенда эшли.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев