Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Путин хезмәт тәрбиясен һәм көмеш медальләр кертү турында законга кул куйды

Закон 2023 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.

«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга укучыларның файдалы хезмәттә мәҗбүри катнашуына һәм чыгарылыш укучылары өчен көмеш медальләрне кайтаруга кагылышлы үзгәрешләр кертелгән. Документ шулай ук ОБЖ предметының яңа исемен билгели.

Укучыларның җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашу бурычы дип мәктәп яны территориясендә агачлар яки чәчәкләр утырту, мәктәп мәйданчыгын яки сыйныфны бизәү, театр костюмнары булдыру, музейда яки китапханәдә ярдәм итүне күздә тотарга мөмкин. Укучылар, ата-аналарының ризалыгыннан башка, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, хезмәт эшчәнлеген алып барырга тиеш булачак.
 
Мәктәпләр укучыларга ирекле эшчәнлекләрен оештыруда ярдәм итү хокукы ала. Бу балаларда бердәмлек хисен үстерү, актив тормыш позициясен булдыруга ярдәм итәчәк дип фаразлана.
 
2023/24 уку елыннан мәктәпләргә шулай ук укуда аерым уңышлар өчен көмеш медальләр кайтарылачак. Аларны аттестатларында икедән артык «4»ле билгесе булмаган, ә калган барлык билгеләре «5»ле булган укучылар ала алачак.
 
Моннан тыш, төзәтмәләр нигезендә, ОБЖ предметының исеме «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» дип аталачак. Закон шулай ук «Мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү» төшенчәсен кертә, һөнәри юнәлеш бирү дәресләре балаларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итәргә тиеш.
 
Закон 2023 елның 1 сентябрендә үз көченә керә, ОБЖ мәктәп дисциплинасын «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» дип үзгәртү пункты 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев