Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын өйдә калырга өнди

Татарстан Президенты Инстаграмында үз-үзеңне изоляцияләү режимында гаиләләрне сурәтләгән рәсемнәр куйган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда гаилә көнкүрешеннән рәсемнәр куйган һәм #ОставайтесьДома хэштегы белән билгеләгән.

Беренче рәсемдә дүрт кешелек гаилә сурәтләнгән: әтисе белән улы шахмат уйный, янәшәдә генә балалар урындыгында кечкенә кызы утыра, ә әниләре өстәл янына зур бәлеш алып килә.

Икенче рәсемдә гаилә пары коймак пешерә, ә өченчесендә ноутбукка карыйлар һәм өчпочмаклар ашыйлар.

«Өйдә утырабыз, Рөстәм Нургалиевич, һәм барлык язылучыларга да киңәш итәбез», «Ничек тәмле ашыйлар», «Әйе, менә бу минеке, мин үз йортымны яратам», — дип комментарий калдырган Татарстан Республикасы Президентының аккаунтына язылучылар.

⚡Татарстанда коронавирус инфекциясенең 23 яңа очрагы расланды 4 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Алардан:
18 яшькә кадәр - 2
18-30 - 7
30 - 50 - 5
50 - 60 - 4
60-70 - 3
70 - 80 - 2

Ачыкланган яңа очраклардан:
9 - чит илләрдән (БГӘ, Таиланд, Франция, Төркия),
14  кеше авыру белән элемтәдә булган.
Казан - 18
Питрәч - 1
Әлмәт-1
Яр Чаллы - 2
Биектау - 1

Бүген 3 кеше терелеп чыккан.

Россия буенча барлыгы 13 584 авыру очрагы теркәлгән. Тәүлеккә 1 667 кеше. Бу чираттагы антирекорд. Авыру таралуның иң югары ноктасы әлегә кадәр узмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев