Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

"Остазлар олимпиадасы"на гаризалар кабул ителә

21нче октябрьгә кадәр Талантлар Университетының “Остазлар олимпиадасы”нда катнашу өчен гаризалар кабул ителә

18 яшьтән өлкәнрәк булган гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының укытучылары, педагоглары, югары уку йортлары, һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, тренерлар, предприятие остазлары, яшь эшмәкәрләр, җәмгыять һәм  социаль юнәлештәге оешмалар остазлары, ата-аналар һәм талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләүчеләр “Остазлар олимпиадасы”нда катнашу өчен utalents.ru сайтында гаризалар бирә ала.

Олимпиада берничә этапта узачак:

I этап «Идея» – олимпиадада катнашучылар үзләренең уникаль остаз идеясен әзерли, остазның шәхси юл картасын проектлый һәм  кейс чишелешен тәкъдим итә.

II этап «Практика һәм сынап карау» –  экспертлар белән сессия үткәрү һәм үз күнекмәләреңне гамәли куллану.

III этап «Сынаулар һәм чишелешләр» – махсус  дизайн-сессия проекты кысаларында эшләү, шулай ук белем бирү проектларын һәм иң яхшы остаз проектларын фәнни-гамәли  конференциядә яклау һәм олимпиадага йомгак ясау.

Мәгариф һәм фән  министрлыгы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев