Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Онытылмаслык бер көн...

Беренче октябрь көнне, без, класс җитәкчесе Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы җитәкчелегендә Актаныш район үзәгенә сәяхәткә бардык.

Максатыбыз - үзебезнең район җирлеге турында белемнәребезне арттыру һәм яңа мәгълүматлар туплау иде. Иң беренче булып, Актаныш полиция бинасындагы эчке эшләр бүлеге музеена бардык. Безне музей җитәкчесе Вахитов Васил абый каршы алды. Васил абый полиция хезмәткәрләренең бүлекчәләре һәм аларның эшчәнлегебелән таныштырды. Соңыннан музей бүлмәсенә алып менде. Ул өченче катта, якты бүлмәдә урнашкан. Музей үзенең бай эчтәлекле булуы белән үзенә тартып тора. Васил абый музейдагы һәр әйбер турында бөртекләп, күңелгә җиткерерлек итеп сөйләде.

Монда элек полиция хезмәткәрләре хезмәт иткән вакытларында киеп йөргән формалары, элемтә чаралары, җинаятьләрне ачу барышында куллана торган кайбер җиһазларны карадык. Полиция бүлеге җитәкчеләре фотоларын күрдек. Актаныш эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге тарихы турыда китап бастырып чыгарырга әзерләнеп куелган материаллар барлыгын белдек. Музей үзенә бик күп мәгълүмат туплаган. Полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген чагылдыручы бер үзәк булып тора.

Соңыннан, безнең, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы Актаныш бүлеге җитәкчесе Лена апа Фазлыева белән очрашу булды. Ул безне юлларда сак булырга, юлда йөрү кагыйдәләрен дөрес итеп үтәргә чакырды. Лена апа безгә ут кайтаргычлы сумкаларга элә торган уенчыклар, “Иминлек көндәлеге” һәм транспорт чаралары турында китаплар өләште.

Сәяхәтебезне дәвам итеп, Актаныш “Туган як” музеена юл тоттык. Бу музейда мөлаем апалар ачык йөз белән каршы алдылар. Экскурсовод музейның һәр бүлекчәсендә Актаныш районы тарихы белән җентекләп таныштырды. Без монда үзебезнең райондагы яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләр төрләре белән таныштык. Әле без, хәтта, шундый җәнлекләр һәм кошлар төрләре безнең район территориясендә барлыгын белми дә идек. Борынгы кешеләрнең эш кораллары, мамонт сөякләре, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренеше белән таныштык. Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрдек. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган бүлекчә аерым игътибарга лаек, шуңа күрә монда тагы кабат киләчәкбез дип күңелләргә салдык. Музейдагы экскурсия безгә бик ошады, чөнки монда кызыклы һәм туган җирлебезнең бай тарихын чагылдырган мәгълүматлар искитмәле күп.

Музейларда булганнан соң, “Ихлас” психологик үзәккә бардык. Монда безне психолог Ләйсән апа каршылады. Ул безне коллектив бердәмлеген булдыруга карата уеннар уйнатты, рәсемнәр, ком белән картиналар ясатты. Зур тупларда сикереп уйнадык, “Коры бассейн”га кереп карадык һәм тынычландыручы көй астында, уңайлы кәнәфиләргә утырып ял иттек.

“Акчарлак” кафесында чәйләп алгач, “Дулкын” бассейнына кердек. Бассейнда рәхәтләнеп йөздек. Тренир Данила апа безне суда төрле уеннар уйнатты, чумып уенчыклар җыйдыртты, йөзә белмәгәннәрне йөзәргә өйрәтте, малайларны ярыштырды.

Сәяхәтебез “Җиңү паркы”на бару белән дәвам итте. “Билгесез солдат” янында бергә җыелып фотога төштек.

Соңыннан, Актанышның 103 нче санлы янгын сүндерү бүлекчәсенә юл тоттык. Биредә без янгын сүндерүчеләр белән очраштык. Алар безгән янгын куркынычсызлыгы, янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләделәр. Шулай ук алар янгын сүндерү техникасы, җиһазлары белән таныштырдылар, аларның билгеләнешен аңлаттылар. Янгын cүндерү машинасына утырып карадык. Ут белән уйнауның нинди хәвеф белән янавын белдек.

Сәяхәтебез, класс җитәкчебез Розалия Гарифҗан кызы тарафыннан, тыгыз һәм эшлекле итеп оештырылган иде. Үзебез өчен бик күп мәгълүматлар алдык, яңа әйберләр күрдек. Һәрберебез өчен файдалы һәм онытылмаслык бер көн булды.

Актаныш районы Богады мәктәбенең 5 нче класс укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев