Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Насыйрова: Президент инициативасы белән әниләр эшкә иртәрәк чыга алачак

Яшәү минимумыннан түбән булган һәм өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче Татарстан гаиләләре 2020 елдан балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк.

Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче Татарстан гаиләләре 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Президенты кушуы буенча балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. Бу чара күп балалы аналарга сабыйларны балалар бакчасына урнаштырырга һәм иртәрәк эшкә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашучы, «Бала-Сити» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Альбина Насыйрова әйтә.

«Татарстан гаиләләрендә балалар саны арта бара. Гаиләдә өч бала булганда, бу нормаль күренеш. Декрет ялында булган әниләр сабыйга 1,5 яшь тулгач, бала карау буенча айлык түләү алудан туктый. Һәр әни сабыйны бакчага бирергә тырыша. Республикада балалар бакчалары күп ачыла һәм гражданнарның ташламалы категорияләренә аерым игътибар бирелә», - диде ул.

Татарстан Президенты 1 июнь – Балаларны яклау көнендә Казанда күп балалы гаиләләр өчен өч яңа социаль ярдәм чарасы турында белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, киләсе елдан өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр тулысынча балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвеннән азат ителәчәк. Республикада барлыгы 7202 бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк. Бүген мондый гаиләләр гомуми бәясенең 50 процентын түли.

«Бу бик вакытлы чаралар. Беренче чиратта мин барлык инициативалардан балалар бакчаларын аерым билгеләп үтәсем килә. Бүген хәтта муниципаль балалар бакчасы өчен дә ата – аналар түләве суммасы аз түгел - уртача 4 мең сум. Бюджетта эшләүчеләр гаиләсендә өч бала булса, бу аның хезмәт хакының яртысы. Һәм бу иртә үсеш һәм бассейн түгәрәкләрен исәпкә алудан башка. Бу карар дөрес һәм гуманлы», - диде Насыйрова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/03/187426/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев