Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәскәүдә татар балалар әдәбияты көннәре узачак

24 - 25 август көннәрендә Мәскәүдә татар балалар әдәбияты көннәре узачак.

Чарада «Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре дә катнашачак.

Редакцияләрнең баш мөхәррире Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина кунаклар алдында “Балалар басмалары: мультимедиа форматына күчү (Татарстан Республикасы мисалында)” темасына чыгыш ясаячак.

Шулай ук программада 24 нче август көнне Россия дәүләт балалар китапханәсендә балалар өчен нәшер ителгән ретро китаплар күргәзмәсе, мастер класслар, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре (Йолдыз Шәрапова, Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех һәм башкалар) белән очрашу оештырыла.

Балалар әдәбиятын үстерү, нәниләрдә укуга кызыксыну уяту мәсьәләләре турында фикер алышу да булачак.

25 нче августта Халыкара музыка йортында татар телендә балалар өчен нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе оештырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев