Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәпләргә азык-төлек китерү өстәмә тикшерелә башлаячак

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Татарстан Сатып алулар буенча дәүләт комитеты мәктәпләргә дәүләт килешүләре буенча азык-төлек продуктлары китерә торган оешмаларга өстәмә тикшерү кертәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Балалар сөйли (Шәүкәт Галиев)

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенга юлламасында Россия Хөкүмәтенә субъектларның башкарма хакимияте органнары белән берлектә һәм җирле үзидарә органнары катнашында агымдагы елның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклану оештыруга этаплап күчүне тәэмин итәргә йөкләде.

Бу хакта тулырак Татар-информда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев