Мәктәпләрдә телефон куллану буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде
Россия укучыларының дүрттән бере телефонда көнгә сигез сәгатьтән артык утыра.
Maximum Education белем бирү үзәге үткәргән сораштыруда катнашучыларның 27 проценты — 8, 18 проценты — 3, 15 проценты 5 сәгать вакытын сарыф итә. Табиблар балалар арасында күз авырулары берничә тапкыр арткан дип чаң кага. Бу әле — мәсьәләнең бер генә ягы. Заманча уенчыгы акылга да йогынты ясый. Барысын да уйлый башласаң, берничә елдан ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч.
Мәктәпләрдә СанПиНның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Алар балаларның сәламәтлеген кайгыртуны күздә тота. Физкультминут, күзгә гимнастика, умыртка баганасын төз тоту… Уку йортларында менә шуларга игътибар итәргә җыеналар. Телефон экраны күзгә зыянлы булгач, аны хәзер дәрес вакытында компьютер, электрон чыганак буларак кулланырга ярамый.
— Без балаларның сәламәтлегенә бәйле тикшерү үткәрә башладык. Укучыларның сәламәтлеген кайгырту төп бурычларның берсе булачак. Мәктәпне тәмамлаганда укучылар белемле, тәрбияле, сәламәт булсын дисәк, гаджетлардан файдалануга бик игътибар итәргә кирәк, — ди Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов.
Яңа кагыйдәләр буенча компьютер каршында утыру вакыты 5 минутка арта. 1 нче сыйныф укучылары анда 20 минут (моңа кадәр 15 минут иде), 10 нчы сыйныф укучылары ярты сәгать урынына 35 минут утыра ала. Әмма чынбарлыкта балалар аннан озаграк файдалана.
ДРКБ табибы Гүзәл Яруллина әйтүенчә, яңа СанПиН кагыйдәләре яңалык түгел.
— Моңа кадәр дә телефонны куллану вакыты, бала белән компьютер арасында ераклык билгеләнгән иде. Мәктәпләрдә телефон куллану устав нигезендә билгеләнә. Кызганыч, балалар күз авырулары белән 2–3 тапкыр ешрак авырый башлады. Дәрестә телефон куллануны тыю бик дөрес. Аның белән еш мавыгу күзгә генә түгел, умыртка баганасына да зыянлы, — ди ул.
Психолог киңәше:
Гүзәл Низамова, «Сердәш» үзәге психологы:
— Сенсорлы телефоннан артык файдалану балалар психикасына начар тәэсир итә. Аннан балалар бик күп сигналлар кабул итә. Бу нерв системасын ялыктыра, йокы, туклану тәртибенең бозылуына китерә. Баланың уку теләге югала. Кеше табигате белән кызыксынучан, дөньяны танучан итеп яратылган. Дофамин дигән гормонга бәйле бу. Авырлыкны җиңгәндә, канәгатьлек кичерәсең. Телефонга бәйлелек, виртуаль мавыгулар аркасында, бу гормон бик тиз эшли. Шуңа күрә балага дәрес әзерләү өчен дә ихтыяр көче кирәк була башлый. Хәтере, игътибары начарая. Дуслары белән аралашу кыенлаша. Үсмерләр арасында, яшьтәшләргә караганда, виртуаль дуслар белән язышу җиңелрәк, дип әйтүчеләр шактый. Әгәр дә болай дәвам итсә, аларга тормышка яраклашу авыр булачак.
Безгә телефон проблемасы буенча алай еш мөрәҗәгать итмиләр. Гадәттә, тәртип, уку буенча киңәш сораганда, бала телефонда озак утыра дип әйтүчеләр бар. Бу очракта бәйлелекме ул, әллә ялгызлыктан коткару чарасымы — шуны ачыклыйбыз. Телефон куллануга килгәндә, әти-әниләргә кечкенә балаларына чикләү куярга кирәк. Уенны көн саен уйнарга кирәкми, тормышта тагын да кызыклырак шөгыльләр бар, дип аңлатыгыз. Бала телефонын ашаганда гына куеп тора икән, бу инде нормаль күренеш түгел. Телефон өчен көнгә 1–2 сәгать вакыт бирергә була. Әмма бу тәкъдим түгел, һәр гаилә үзе хәл итә. 11–12 яшькә кадәрге балалар белән мондый килешүгә барып була әле. Ә менә үсмерләр чикләгәнне яратмый. Үскән саен, балалар заманча фикер йөртә. Телефонны да әти-әниләрдән яхшырак белә. Балаларны кечкенә чактан ук төрле түгәрәкләргә йөртегез, уңай эмоцияләрне күбрәк бирергә тырышыгыз. Әгәр дуслары арасында, мәктәптә, өйдә бар да яхшы булса, балалар интернет белән мавыкмаячак. Тормышта башка кызыклы әйберләр табачаклар. Балада бәйлелек бар икән, аларны ишетергә, тыңларга өйрәнегез. Уртак фикергә килергә тырышыгыз. Бу теләсә кайсы бәйлелектән котылырга ярдәм итәчәк.
Сәрия Мифтахова.
Чыганак: https://vatantat.ru/
Балага гаджетларны ничә яшьтән бирергә кирәк, гомумән, бирергә ярыймы-юкмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев