Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак

Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә.

Быел аңа Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы кушылачак, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Дәүләт Думасында.

«Быел бездә беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен мәдәни һәм танып белүгә корылган кыска сәфәрләр программасы эшли башлады. Инде быел ук 18 төбәктән бу проектта катнашырга теләк белдергән 100 мең укучы кызыклы экскурсия программалары кертелгән тур белән китәчәк. Турларда туган як тарихы, мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирелә», – диде Догузова.

Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда бу чарага 500 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән, дип яза Татар-информ. Ә киләсе елдан 1,5 миллиард сум акча юнәлтү планлаштырыла.

«Шуңа күрә без ел саен 200-300 мең балага илебезне танып белергә өйрәнергә ярдәм итәчәкбез», – дип өстәде Ростуризм башлыгы.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=36857

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев