Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәптә алты фән буенча «алтын» стандарт кертелде

Димәк, белем базасының тайпылырга ярамый торган планкасы булачак дигән сүз.

1нче сентябрьдән мәктәпләрдә «алтын» стандарт эшли башлый, димәк, белем базасының тайпылырга ярамый торган планкасы булачак дигән сүз. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр итә.

РФнең Мәгариф министрлыгы алты фән — рус теле, рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, география һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча укытуның бердәм стандартын кертә. Башлангыч мәктәптә — рус теле, уку һәм әйләнә-тирә дөнья.

Әлеге стандартлар илнең барлык мәктәпләрендә дә кертелә. Укытучыларга һәм мәктәп директорларына ярдәм итү өчен эш программалары конструкторы һәм уку планнары конструкторы булган онлайн-сервислар эшләнгән.

Яңартылган программада һәр фән буенча белем бирүнең конкрет эчтәлеге бар, укучыларның рухи һәм патриотик үсеше өчен ориентирлар, шулай ук балалардан көтелә торган нәтиҗәләр билгеләнгән. Моннан тыш, тарих буенча гына түгел, ә барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт дәреслекләре булдырылачак.

Яңартылган мәктәп программасында рус теле һәм әдәбияты сәгатьләренең саны арттырылган. Әгәр, мәсәлән, 1959 елда барлык классларга рус әдәбияты атнасына 18 сәгать кергән булса, яңа стандартлар буенча инде 35 сәгать. Рус теленең сәгатьләре 54тән 61гә кадәр арткан.

Программага совет чоры әдәбияты әсәрләре кертелгән, алар арасында, мәсәлән, Михаил Шолоховның «Тихий Дон», Александр Фадеевның «Молодая гвардия», Сергей Смирновның «Брестская крепость», Юрий Бондаревның «Горячий снег» әсәрләре бар.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев