Көмеш кыңгырау

«Җәлил укулары»нда Муса Җәлил әсәрләре белән генә чикләнмәскә киңәш иттеләр

Оештыручылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең киң таралмаган әсәрләрен сайлаучыларга өстәмә баллар куелачагын әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният комитетының әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә герой-шагыйрь әсәрләреннән тыш, башка фронтовик-язучы иҗатына да мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

«Җәлил укулары»нда Муса Җәлил әсәрләре белән генә чикләнмәскә кирәк. Бәйгедә фронтовик-язучыларның, Муса Җәлилнең киң таралмаган әсәрләрен сайларга була. Жюри әгъзалары да моңа ничә ел рәттән басым ясый, Муса Җәлилнең иҗаты дәреслеккә кергән әсәрләр белән генә чикләнми», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Җәлилнең киң таралмаган әсәрләрен сөйләүчеләргә өстәмә балл куелачагын әйтте.

Ләйсән Исхакова әйтүенчә, Җәлилнең «Вәхшәт», «Ромашкалар», «Бүреләр» кебек шигырьләре — иң еш яңгыраганнары. «Киләчәктә язучының иҗатын тагын да төптәнрәк өйрәнсеннәр, игътибардан читтә калган шигырьләренә дә игътибар итсеннәр иде», — ди ул.

Оештыручылар әсәрләрне сайлаганда әсәр һәм катнашучының яшьләре туры килергә тиешлеген искәртте. «6-7 яшьлек балалар „Вәхшәт“ шигырен өйрәнә, аны олы кешегә дә уку кыен. Балага бу авыр бирелә. Олы яшьтәгеләргә дә „Ромашка“ шигырен сөйләп тору килешми», — дип әйтте алар.

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният комитетының әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашучыларга төбәк тарихы белән кызыксынырга тәкъдим итте. Моның өчен аерым номинация булдырылган.

«Быел дүрт яңа номинация өстәлде. Шуның берсе — музей буйлап экскурсия уздыру. Катнашучылар үз җирлекләренең тарихы белән дә кызыксынсын иде, үз төбәгеңнән нинди фронтовик язучы чыккан — шулар хакында да эзләнсен иде», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксынуны тагын да арттыру өчен, оештыручылар аңа яки фронт-язучыларга багышланган музей-экспозицияләр буйлап экскурсия үткәрүчеләрне видеороликлардан карап аерым бәяли.

«Моңарчы 7 номинация билгеләнгән булса, хәзер аларның саны — 11. Шулай ук Җәлилнең әсәрләрен төрле халык телләренә тәрҗемә итү, татар һәм рус телләрендә әсәрләрне коллектив башкару, профессионал башкаручылар өчен аерым номинация булдырылды», — диде Ләйсән Исхакова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков бүләкләр арасында «акыллы» сәгатьләр, колонкалар барлыгын әйтте. «Бәйгенең узган елгы үзенчәлеге — катнашучыларның яше буенча чикләүләрне бетерү иде. Нәтиҗә ясап әйтә алабыз, бу үзен аклады. Узган ел катнашучылар саны 40 меңнән узып китте», — ди ул.

Короновирус инфекциясе таралуын булдырмау сәбәпле, бәйге дистанцион форматта уздырыла.

Бәйге 3 этаптан тора. 1 этап — Татарстан районнары авылларында, регионнарда һәм чит илләр татар ижтимагый оешмаларында 10 ноябрьгә кадәр, 2 этап — Татарстан районнарында, регионнарда 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында зоналарда уздырыла. 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.

Әлеге зоналар: Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск, Ерак Көнчыгыш регионнары зонасы. Татарстан буенча: Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәрендә ике зона.

3 нче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри тарафыннан карала. Нәтиҗәдә, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә. Аларны тәбрикләү өчен, барлык җиңүчеләр февральдә гала-концертка чакырыла. Концерт шагыйрьнең туган көне датасына туры китереп оештырыла.


Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Бәйге Татар халкының үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

Бәйге Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның ижади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә танытуны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.

Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru

Зилә Мөбәрәкшина. Солтан Исхаков фотосы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/11-10-2021/lil-ukulary-nda-musa-lil-s-rl-re-bel-n-gen-chikl-nm-sk-ki-sh-ittel-r-5840808

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: