Реклама
Моңа кадәр татар балалар язучылары арасыннан әлеге дипломга 3 шәхес лаек булган иде.
«Китапта туган телне һәм гаилә кыйммәтләрен югары күтәргән, гореф-гадәтләр сакланышын, кеше һәм табигать берлеген сурәтләгән, балаларның шуклыкка-шаянлыкка корылган тормышын тасвирлаган эчтәлекле, мәгънәле, матур һәм якты шигырьләр урын алды. „Галинең песие“ басмасы талантлы рәссам Фәридә Харрасованың үзенчәлекле, заманча сурәтләре белән бизәлгән», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Балалар китабы буенча халыкара советның шәрәфле исемлеге элек Ганс Христиан Андерсен исемен йөрткән. Моңа кадәр татар балалар язучылары Шәүкәт Галиев (1982), Роберт Миңнуллин (1994) һәм Рафаил Газизов (2006) бу дипломга лаек булган.
«Бу — зур җиңү. Минем җиңү генә түгел, ә татар балалар әдәбиятының, татар китабының зур уңышка, мәртәбәгә ирешүе. Моны һәркем аңласа иде, — диде Ленар Шәех.
«Балалар китабы буенча халыкара советның шәрәфле исемлеге — соңгы елларда дөнья буенча басылган иң яхшы балалар китапларын туплаган уникаль коллекция булып тора. Шәрәфле исемлектәге китаплар дөнья балалар әдәбиятында иң яхшылары дип таныла һәм дөнья буенча төрле телләрдә бастыру өчен тәкъдим ителә», — диде шагыйрь.
Быел шәрәфле исемлектә 63 язучы, 52 рәссам, 48 тәрҗемәченең хезмәтләре кертелгән һәм Ленар Шәех анда татар авторы буларак тәкъдим ителгән. Арада Австрия, Бельгия, Чили, Кытай, Мисыр, Германия, Франция, Гарәп Әмирлекләре, Перу, Бразилия, Төркия һ.б. илләрдән балалар язучылары бар.
«Галинең песие» китабы өчен диплом Ленар Шәехкә һәм Татарстан китап нәшриятына Малайзиядәге Конгресста тапшырылачак.
«Шәрәфле исемлек авторларының китаплары турында мәгълүмат инглиз телендә каталог булып басылачак. Ул ibbyның 2022 елның 5–8 сентябрь көннәрендә Малайзиянең Путраджая шәһәрендә узачак 38нче халыкара Конгрессында тәкъдим ителәчәк һәм дөнья буйлап таратылачак. Җиңүчеләрнең китаплары Япония, Россия һәм АКШта, 2023 елда Болонья (Италия) халыкара балалар китабы ярминкәсендә күрсәтеләчәк», — ди ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/lenar-saex-andersen-isemendage-sarafle-diplom-algan-durtence-tatar-sagyire-buldy-5852501
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз