Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казан укучысы Никита Перов Халыкара олимпиадада кабат җиңү яулады

Казанның 131нче лицее укучысы Никита Перов 55 нче халыкара химия Олимпиадасында алтын медаль яулады.

Казанның 131нче лицее укучысы Никита Перов 55нче халыкара химия Олимпиадасында алтын медаль яулады. Олимпиада Швейцариянең Цюрих шәһәрендә узды. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия укучылары ярышларда көндезге форматта катнаштылар һәм нәтиҗәдә өч алтын һәм бер көмеш медальга ия булдылар. Никита Перовтан тыш, бүләкләрне Мәскәүдән Сергей Росляков һәм Башкортстаннан Вадим Харисов алды. Яз көне алар өчесе дә химия буенча Астана шәһәрендә үткән 57нче Халыкара Менделеев олимпиадасында чыгыш ясап, алтын медальләр яулаганнар иде.

Цюрихта узган халыкара химия Олимпиадасында көмеш медальне Алтай краеннан Алексей Михеев алды.

Россия җыелма командасы химия буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы җиңүчеләре өчен оештырылган уку-күнекмә җыеннары нәтиҗәләре буенча төзелде.

Олимпиада программасы ике турдан тора: теоретик һәм практик. 2020 һәм 2021 елларда коронавирус пандемиясе аркасында ярышлар дистанцион рәвештә узды, шуңа күрә практик өлеш юк иде.

Халыкара химия олимпиадасы 1968 елдан бирле үткәрелә. Хәзер анда 70тән артык илдән 20 яшьтән өлкән булмаган укучылар катнаша. 2022 елда Россия командасы дүрт алтын медаль алды.

Элегрәк Никита Перов «Татарстанның Ел укучысы — 2022»дип танылган иде. Мактаулы исем аңа белем бирү процессындагы казанышлары буенча бирелде.

https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2217945.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев