Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казан лицее кызлары Европа математика олимпиадасында абсолют җиңү яулады

9 апрельдән 15 апрельгә кадәр Кутаисида (Грузия) кызлар өчен Европа математика олимпиадасы узды (European Girls Mathematical Olympiad).

Ул 2012 елдан бирле ел саен Европа илләренең берсендә кызларга математик сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирү, шулай ук аларның математика буенча халыкара олимпиадаларда катнашуга кызыксынуын стимуллаштыру өчен уздырыла.

Россия әлеге олимпиадада 2016 елдан бирле катнаша. Россия җыелма командасы составы мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы математикасы буенча Үзәк предмет методик комиссиясе тарафыннан билгеләнә. Җыелмага эләгү өчен кызлар күп санлы сайлап алу этапларын уза. Сайлап алуда бары тик бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары гына катнаша.

Олимпиадада 37 Европа иле һәм 17 кунак ил (Европаныкы булмаган) катнашты — барлыгы 54 ил вәкилләре. Кагыйдәләр буенча һәр ил командасы дүрт кыздан тора.

Россияне Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей укучылары Ралина Йосыпова һәм Розалина Миргалимова, шулай ук Санкт-Петербургтан Таисия Коротченко һәм Анна Пяткова тәкъдим итте.

Ралина белән Розалина 42 мөмкинлектән 42 балл җыеп олимпиадада абсолют җиңүче булдылар.

Кызларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев