Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Камал театрының Чаллыдагы гастрольләренә багышланган пресс-конференция булды

Чаллы шәһәренең пресс-үзәгендә Г.Камал театры җитәкчесе Илфир Якупов, актерлар Алсу Каюмова һәм Фәнис Мөхәммәтҗанов, Чаллы мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев һәм Чаллы театрының баш режиссеры Олег Кинҗәгулов белән пресс-конференция булды.

13нче апрельдә Камал театры традицион гастрольләр белән Кама аръягына килә. Бер атна дәвамында Минзәлә, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә соңгы сезоннарның иң яхшы спектакльләре уйналачак. Быел Чаллыда спектакльләр ике залда - «Энергетик» мәдәният йортында һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында була.

Барлык спектакльләр дә синхрон тәрҗемә белән бара. Заллар 70 процентка тулы. Билетлар сатылып беткән, 16нчы апрель - "САНАУЛЫ КИЧЛӘР" һәм 17нче апрель "САГЫНЫРСЫЗМЫ" спектакльләренә берничә билет бар әле. Әгәр дә залларны 100 процент тутырырга рөхсәт бирелсә, өстәмә билетлар барлыкка киләчәк.

Пандемия вакытында театр спектакльләрне онлайн күрсәтү яңалыгын кертте. Хәзер дә айга ике тапкыр спектакльләр театр сайтында трансляцияләнә. Аларның дөньяның төрле почмакларынлагы татарлар карый ала.

Яхшы яңалык: быел Театр училищесында татар артистлары курсы җыела!

Театр училищесы Камал театрның режиссеры Фәрит Бикчәнтәев курсына студентлар кабул итә. Казан театр училищесы һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2021 елда "Актерлык осталыгы" белгечлеге буенча татар төркеменә студентлар кабул итүе хакында игълан итә.


1нче апрельдән һәр дүшәмбе 17.00 сәгатьтә училищеда консультацияләр үтәчәк. Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев.

Буа драма театрында шундый очрашу 31нче март көнне булды. Камал театрының баш режиссеры киләчәктә язмышын театр сәнгате белән бәйләргә хыялланган укучылар белән очрашты.

18нче апрель көнне 12.00 сәгатьтә Фәрит Бикчәнтәев белән әлеге консультация Чаллы театрында узачак. Киләчәген театр белән бәйләргә теләгән укучыларны биредә көтеп калалар. Балалар биредә үз осталыкларын күрсәтергә тиеш булалар: режиссер алдында шигырь, җыр яки бию белән чыгыш ясыйлар. 

Чаллы театрының баш режиссеры Олег Кинҗәгулов белдергәнчә, әлеге курс белән кызыксынучылар арасында Чаллының 2нче гимназиясеннән, Мамадыш районыннан укучылар бар. Аларның саны 20гә якын. Теләге булган балалар мөрәҗәгать итә алалар.

Олег Кинҗәгулов шулай ук Камал артистларының Чаллыга гастрольләре вакытында«Камал театры атналыгы» үткәрәчәкләрен, атналык кысаларында 15-16нчы апрель көннәрендә мастер-класслар, очрашулар, 17нче апрельдә «Мин татарча сөйләшәм» фестивален үткәрергә планлаштырулары турында сөйләде.

Камал театры спектакльләренең афишасы:

 

МИНЗӘЛӘ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ
13 АПРЕЛЬ "МЕНДӘР ӘКИЯТЕ", 14.00

МИНЗӘЛӘ, РАЙОН МӘДӘНИЯТ САРАЕ
13 АПРЕЛЬ "ӨЙЛӘНӘМ.ТАТ"

ЧАЛЛЫ, “ЭНЕРГЕТИК” МӘДӘНИЯТ САРАЕ
14 АПРЕЛЬ "ӨЙЛӘНӘМ.ТАТ"
15 АПРЕЛЬ "ӨЙЛӘНӘМ.ТАТ"
16 АПРЕЛЬ "САНАУЛЫ КИЧЛӘР"
17 АПРЕЛЬ "САГЫНЫРСЫЗМЫ"

ЧАЛЛЫ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ
17 АПРЕЛЬ "ХУШ, АВЫЛЫМ", 12.00
18 АПРЕЛЬ "ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ", 12.00
18 АПРЕЛЬ "СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР"

ӘЛМӘТ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ
19 АПРЕЛЬ "СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР"
20 АПРЕЛЬ "ХУШ, АВЫЛЫМ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев