Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Каен яфрагы дәвасы

Иртә язда, каенның яңа гына ярган яфраклары башта ябышкак була. Менә шул чорда бик игътибарлы булырга кирәк.

Бөерләрендәге ташлардан җәфаланган кешеләр өчен каен яфрагы дәва чыганагы булып тора.

Иртә язда, каенның яңа гына ярган яфраклары башта ябышкак була. Менә шул чорда бик игътибарлы булырга кирәк. Яфракларның ябышкаклыгы бетү белән, аларны шунда ук җыеп алырга кирәк. Яфракның дәвалау үзлеге әлеге ябышкаклык беткәннән соң өч көнгә кадәр генә бара. һәм шул өч көндә аны җыеп өлгерергә кирәк.

Яфракларны кәгазьгә таратып киптерегез дә, чүпрәк капчыкка тутырыгыз. Бер чәй кашыгы кипкән яфракны бер стакан кайнап торган суга салып 20-30 минут дәвамында пешекләгез, аннан соң сөзегез. Бер кашык балны каба-каба чәй кебек эчәргә кирәк.

Балга бер әстерхан чикләвеге төше дә кушарга мөмкин. Әмма чикләвекне бер ай кулланганнан соң бер ай тәнәфес ясарга кирәк. Бу процедура көнгә 3-4 тапкыр ач карынга үткәрелә. Дәвалану чорында һәм, гомумән, бөергә таш утырган вакытта, итле шулпалар, ит ризыклары һәм һәртөрле сөт продуктлары куллануны туктатыгыз. Рационыгызда җиләк-җимеш, яшелчәләр, ярмалар, үләннәр, чикләвекләр булсын.

Гаилә һәм мәктәп календареннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев